(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче гыйнвар). Яңа ел бәйрәмнәре
чорында Казанның шәһәр хезмәтләре эше көчәйтелгән режимда оештырылган иде. 1-сеннән
алып 10-нчы гыйнварга кадәр 51 мең тонна кар чыгарылган, 226 авыш түбә
чистартылган, 81,3 мең куб метр чүп-чар утильләштерелгән. Йорт яны
территорияләрен һәм квартал эчендәге юлларны чистартуга көн саен 1560 ишегалды
җыештыручы һәм 115 махсус техника берәмлеге җәлеп ителгән. Шулай ук җәмәгать
транспорты һәм медицина хезмәте эше өзлексез оештырылган. Яңа ел каникуллары
вакытында шәһәр хезмәтләре эше турында бүген Казан Мэры Илсур Метшин белән
эшлекле киңәшмә барышында Башкарма комитетның структур бүлекчәләре җитәкчеләре фикер
алыштылар.
Гыйнвар башыннан Казанда 25 мм явым-төшем яуган, бу исә
норманың 78% дигән сүз. Тышкы төзекләндерү комитеты мәгълүматлары буенча, төзекләндерү
предприятиеләренең төп көчләре бозлавык белән көрәшкә юнәлтелгән. Гыйнвар башыннан
бирле 9,5 мең тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган.
Шулай ук көндәлек режимда кар чыгару эше оештырылган. Гыйнвар
башыннан Казан урамнарыннан 51 мең тонна кар чыгарылган. Аерым игътибар кешеләр
күпләп йөри торган урыннарга бирелгән.
Бәйрәм көннәрендә торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре дә тоткарлыксыз
эшләгән. Моның өчен 2016 елның 1-10 гыйнвар көннәрендә Торак-коммуналь хуҗалыгы
комитетында, барлык коммуналь пердприятиеләрендә һәм торак оешмаларда
җитәкчелек составыннан җаваплы хезмәткәрләр кизү торган. Шулай ук көн саен махсус
техника һәм автотранспорт белән комплектацияләнгән 405 кешедән торган 97
бригада, авария ситуацияләрен һәм аларның нәтиҗәләрен бетерү өчен, тулы
әзерлектә булган.
Авария-диспетчерлык хезмәтләре мәгълүматлары буенча, бәйрәм
көннәрендә коммуналь хуҗалык объектларында 29 өзеклек булган. Барлык өзеклекләр
дә локаль кыска вакытлы характерда.
Йорт яны территорияләрен һәм квартал эчендәге юлларны
чистартуга көн саен 1560 ишегалды җыештыручы һәм 115 махсус техника берәмлеге
җәлеп ителгән. Шулай ук 40-лап белгеч профилактик тәртиптә түбәләрне кардан һәм
бозлардан чистартканнар. 2100 авыш түбәнең 226-сы чистартылган.
Көнкүреш калдыкларын чыгару буенча да эш планлы режимда башкарылган.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 1-сеннән алып 10-нчы
гыйнварга кадәр “Ачык Казан” хезмәтенә 6989 гариза килгән, шуларның 4779-ы,
ягъни гомуми санның 74%-ы үтәлгән.
Шәһәрнең медицина хезмәтләре шулай ук көчәйтелгән режимда
эшләгән. Профильле идарә мәгълүматлары буенча, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү
бригадалары саны 80-гә җиткерелгән. 2015 елның 31-нче декабреннән 2016 елның
10-нчы гыйнварына кадәр 13834 чакыру килгән. Шулай ук бәйрәм көннәрендә
шәһәрнең сәламәтлекне саклау учреждениеләре кеше күпләп йөри торган массакүләм
чараларда да кизү торганнар.
Җәмәгать транспорты эше киңәшмәдә аерым билгеләнеп үтелде. Яңа
ел бәйрәмнәрендә 1-10 гыйнвар көннәрендә җәмәгать транспорты эше ял көне
графигы буенча оештырылды. Яңа ел төнендә җәмәгать транспорты төнге 2.00
сәгатькә кадәр эшләде, Раштуа төнендә халык шулай ук махсус транспортлар белән
тәэмин ителде.
Яңа ел каникулларында кеше күпләп йөри торган урыннардагы
җәмәгать тәртибен саклауга зур игътибар бирелгән. Полиция хезмәткәрләре эше
ярдәмендә зур тәртип бозулар күзәтелмәгән.
И.Метшин медицина учреждениеләре, транспорт компанияләре,
хокук саклау органнары һәм торак-коммуналь хезмәтләре хезмәткәрләренә бәйрәм көннәрендә
башкарылган нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде.