(Казан шәһәре KZN.RU,
31-нче декабрь). Казан Мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласы халкын якынлашып
килүче Яңа ел белән котлады.
“Кадерле казанлылар!
Ихлас күңелдән якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм! Узып бара
торган елда булган яхшы башлангычларыгыз киләсе елда да дәвамлы булсын! Җиңүләр
– зурлары булсынмы, кечеләре булсынмы – киләчәк уңышларның нигезе булып торсын!
Казан өчен 2015 ел исткәлекле вакыйгаларга бай булды. XVI спортның
су төрләре буенча дөнья чемпионаты су мундиале тарихында иң яхшысы булып
танылды. Әлеге вакыйга туризм үсешенә яңа импульс бирде – бу елда шәһәребезгә 2
миллионнан артык кеше килде.
Шәһәребездә барлык эшләр дә казанлылар өчен яшәү уңайлырак
булсын өчен эшләнелә. Дистәләгән парклар һәм скверлар тәртипкә китерелде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм эшмәкәрлек вәкилләре катнашлыгында
Казанның күпчелек яшел зоналары һәм Казансуның яр буе шәһәрлеләрнең иң яраткан
урыннарына әйләнде.
Шәһәр актив рәвештә үсүен дәвам итә - яңа микрорайоннар,
метро, балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзелә. Яңа төзелеш мәйданчыклары
булдырыла, яңа эш урыннары барлыкка килеп тора. Илдәге кризис күренешләренә карамастан,
безнең сәнәгать үзенең позициясен саклап килә. Казан зур мәгариф үзәге буларак
үсүен дәвам итә, бөтен төбәктән иң яхшы студентлар биредә белем алырга ашкына. Кече
һәм урта эшмәкәрлек эшчәнлеге тормышка ашырыла, алар шәһәрлеләр өчен өстәмә
уңайлыклар һәм яхшы сервислар тәкъдим итәләр.
Бусагада – яңа проектлар. Яңа еллар һәрбарчабызга да яңа
мөмкинлекләр бүләк итсен һәм планнарыбыз тормышка ашсын!
Кадерле казанлылар, сәламәтлек ташламасын сезне! Күкләребез
аяз, ил-көннәребез тыныч, гаиләләребездә мәхәббәт һәм тынычлык булсын! Шатлыклы
Яңа еллар!” – диелә котлауда.