(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы декабрь, Ирина Смирнова). Казанның
Иске Татар бистәсендә халык өчен масштаблы күңел ачу чаралары уза. Биредә Яңа
ел ярминкәсе, шугалак эшли, урам артистлары чыгышлары уза, бәйрәм салюты
оештырылган. Иске Татар бистәсендәге ярминкәне Казан Мэры Илсур Метшин карап
кайтты.
Шәһәр җитәкчесе мондый төрдәге шугалаклы, театраль мобильле,
туклану пунктлары булган ярминкәләр уздыру Казан халкын гына түгел, күптөрле
туристларны да җәлеп итәргә булышачак, дип белдерде.
Бүген 16.00 сәгатьтән башлап Иске Татар бистәсендәге Яңа ел
ярминкәсе территориясендә кунакларны аниматорлар, интерактив мәйданчыклар, солистлар
һәм иҗади коллективлар чыгышы, Яңа ел тәм-томнары һәм сувенирлар, Кыш Бабай һәм
Кар Кызы көтә иде. Илсур Метшин урам артистларының эшен бәяләде.
Казан шәһәренең Туризм үсешенә булышлык күрсәтү комитеты
хәбәр иткәнчә, 2015 елның 30-нчы, 31-нче декабрьләрендә һәм 2016 елның 1-нче, 3-нче,
5-нче, 7-нче гыйнварларында урам спектакльләре 17.00 сәгатьтә Мәрҗани ур., 8
адресы буенча башланачак. Яңа ел ярминкәсе көн саен 25-нче декабрьдән 7-нче
гыйнварга кадәр 15.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. 31-нче декабрь
һәм 1-нче гыйнвар көннәрендә ярминкә эше вакыты үзгәрә: 15.00-дән 19.00
сәгатькә кадәр һәм 17.00-дән 21.00 сәгатькә кадәр.