Казанның Идел буе районындагы М-14 торак микрорайонында беренче йорт кулланышка тапшырыла
Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы декабрь). Бүген Казанның Идел
буе районындагы Оренбург трактында урнашкан яңа М-14 торак микрорайонында
социаль ипотека программасы буенча беренче йорт кулланышка тапшырыла. Чарада Казан
Мэры Илсур Метшин катнаша.
М-14 микрорайоны – Казанда социаль ипотека программасы
буенча торак төзүдә иң зур проектларның берсе. Микрорайонда барлыгы 3800
фатирга исәпләнгән 17 йорт төзелергә тиеш. Шулай итеп, ташламалы шартлар буенча
10478 казанлы торак белән тәэмин ителәчәк. 10 меңнән артык шәһәр халкы торак
шартларын яхшырту белән бергә социаль инфраструктура объектлары белән тәэмин
ителәчәк. Чөнки биредә 5 балалар бакчасы, 2 мәктәп һәм күпкатлы 5 парковка
ачылачак.