(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы декабрь, Ксения Швецова). Бүген
Казанның Идел буе районындагы яңа М-14 торак микрорайонында социаль ипотека
программасы буенча 89 фатирлы беренче йорт кулланышка тапшырылды. Татарстан
Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм Казан Мэры Илсур Метшин бирегә
күченгән халыкны өй туе белән котладылар. Алар шулай ук М-14 микрорайонында
төзелгән беренче яңа балалар бакчасы бинасын да карадылар.
Яңа биналар белән шулай ук Башкарма комитет җитәкчесенең
шәһәр төзелеше мәсьәләләре буенча урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Вахитов һәм
Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, Мәгариф идарәсе
җитәкчесе Илсур Һадиуллин, Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе җитәкчесе
Марат Сәмигулин һәм “Ак таш” ҖЧҖ директоры Газинур Әхмәтов таныштылар.
М-14 микрорайонында Андрей Адо урамы, 15 адресы буенча
урнашкан 89 фатирлы йорт үзенең беренче хуҗаларын кабул итте – Нәфыйковлар
гаиләсе тулай торактан өч бүлмәле фатирга күченделәр. “Бу барыбыз өчен дә бик
әһәмиятле вакыйга – яңа микрорайонда беренче йорт төзелеп бетте. Казанда бу
елда “Салават күпере” торак комплексында күпфатирлы бер йорт кулланышка
тапшырылды, һәм менә бүген без янә М-14 микрорайонында “яңа ел алды халкын”
тәбрикли алабыз, - дип И.Метшин Нәфыйковлар гаиләсенә мөрәҗәгать итте. – Без
сезгә бәхет, сәламәтлек телибез. Сез яңа фатирыгызда бәрәкәтле гомер кичерегез,
балаларыгыз, булачак оныкларыгыз бәхетле тормышта үссеннәр”.
“Өй туе – ул гомерлеккә истә кала торган вакыйга, - дип
ассызыклады И.Халиков. – 2016 ел Сезнең өчен күңелле вакыйгаларга бай булсын”.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов М-14 микрорайонында беренче
йорт һәм балалар бакчасын вакытында кулланышка тапшыру бурычын йөкләгән иде. Нәтиҗәдә,
төзүчеләр әлеге бурычны башкарып чыга алдылар. Шулай итеп, 260 урынга
исәпләнгән балалар бакчасы тулысынча җиһазландырылган һәм нәниләрне каршы
алырга әзер. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә 187 бала яздырылган.
“Без подрядчы оешмага бик рәхмәтле. Авырлыклар булуына
карамастан, ул объектны күрсәтелгән вакытка тапшыра алды”, - диде А.Нигъмәтҗанов.
Объектларны
вакытында төзеп бетерү җылылык белән тәэмин итү мәсьәләсен уңай хәл итү белән
бәйле – биредә Татарстан Президенты йөкләмәсе нигезендә 3 МВт-ка исәпләнгән
вакытлыча котельный эшләячәк. Ул йортны да, балалар бакчасын да тиешле
дәрәҗәдә җылылык белән тәэмин итә ала. Хәзерге вакытта М-14 микрорайоны
территориясендә даими эшләячәк котельныйны төзү эшләре алып барыла. Киләсе елга
ул тулы көчендә эшли башлаячак.
Исегезгә төшерәбез, М-14 микрорайоны – Казанда социаль
ипотека программасы буенча торак төзүдә иң зур проектларның берсе. Микрорайонда
барлыгы 3800 фатирга исәпләнгән 17 йорт төзелергә тиеш. Шулай итеп, ташламалы
шартлар буенча 10478 казанлы торак белән тәэмин ителәчәк. 10 меңнән артык шәһәр
халкы торак шартларын яхшырту белән бергә социаль инфраструктура объектлары
белән тәэмин ителәчәк. Чөнки биредә 5 балалар бакчасы, 2 мәктәп һәм күпкатлы 5
парковка ачылачак.