(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы декабрь, Ксения Швецова). Бүген шәһәр Ратушасында 2015 елгы Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасында җиңүчеләрне һәм призлы урыннар алучыларны бүләкләү тантанасы үтте. Казан Мэры Илсур Метшинның Рәхмәт хатлары шәһәр Башкарма комитеты командасы әгъзаларына тапшырылды.
Бу елгы Спартакиада программасына спортның түбәндәге сигез төре кертелгән иде: чаңгы ярышлары, волейбол, бадминтон, мини-футбол, йөзү, җиңел атлетика, шахмат һәм өстәл теннисы. Ярыш нәтиҗәләре буенча Казан шәһәре муниципаль берәмлеге командасы Казанның Россиядә спорт башкаласы икәнен тагын бер кат раслап, дүрт тапкыр рәттән гомумкомандалар арасында беренче урынны яулады.
“Яңа ел алдыннан чираттагы уңышларыбызны билгеләп үтү бигрәк күңелле, әлеге җиңү безнең өчен бик мөһим иде, - диде И.Метшин. – Дүртенче тапкыр үзебезнең иң яхшылардан булуыбызны раслау – безнең өчен зур дәрәҗә. Һөнәри эшчәнлектә нәтиҗәләргә ирешү – бер нәрсә, спорт мәйданчыкларында җиңү исә – ул бөтенләй башка биеклек. Сезне ихластан котлыйм һәм алга таба эшегездә, спортта зур уңышлар телим”.
Рәхмәт хатлары белән бүләкләнүчеләр исемлегендә РФ атказанган физик тәрбия һәм спорт хезмәткәре, “Рубин” футбол клубы директоры Илгиз Фәхриев, Казан Башкарма комитетының Физик тәрбия һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова да бар иде.
Спартакиадада хәлиткеч җиңүне мини-футбол ярышлары алып килде – уңышлы үткән уен нәтиҗәсендә Башкарма комитет командасы иң яхшылардан дип табылды.
Сүз уңаеннан, бу елда беренче тапкыр йөзү буенча ярышлар үткәрелде. Әлеге төрдә дә Башкарма комитет командасы иң яхшылардан иде. Дүрт елга беренче тапкыр бадминтон буенча ярышта да команда җиңүгә иреште. Шахмат, чаңгы ярышлары, җиңел атлетика, өстәл теннисы – Казан шәһәре муниципаль берәмлеге командасына нәтиҗәләрне тагын да яхшыртырга зур мөмкинлек бирде.