(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче декабрь, Зилә Гайфи). Бүген
эшлекле дүшәмбе утырышында Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр халкына Яңа ел
бәйрәмнәре вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә һәм фейерверкларны
махсус билгеләнгән мәйданчыкларда гына кулланырга кушты.
Башкарма комитетның Гражданнарны саклау идарәсе җитәкчесе Фердинанд
Тимерханов сүзләренчә, Казанда бик күп халык өчен каралган яңа ел чаралары 415
объектта, шул исәптән 29 чыршы шәһәрчегендә оештырылачак.
“Объектларның барысы да янгынга каршы күзәтчелек органнары
тарафыннан тикшерелде һәм чаралар үткәрүгә әзер дип табылды. Янгынга каршы сак
планнарына төзәтмәләр кертелде, янгын очракларында су белән тәэмин итү
чыганаклары, подъезларга керү юллары тикшерелде. 41 объектта күзәтчелек
эшчәнлеге бүлекләре хезмәткәрләренең кизү тору эше оештырылды. 230 кеше һәм 65
техника берәмлеге даими әзерлектә. Резервта – 690 кеше һәм 24 махсус техника
берәмлеге. Гадәттән тыш хәлләр булган очракта барлыгы 920 кеше һәм 89 техника
берәмлеге әзер”, - дип сөйләде Фердинанд Тимерханов һәм шәһәр предприятиеләренә
янгын сүндерү системаларын тикшерү бурычын йөкләде.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасының Министрлар
Кабинеты карары нигезендә 15-нче декабрьдән Татарстан Республикасында янгынга
каршы аерым режим кертелде. Пиротехник эшләнмәләрне куллану өчен шәһәрдә 4
мәйданчык билгеләнгән. Инде 28-нче декабрь көнне үк салют карап хозурланырга
мөмкин булачак – төп чыршы мәйданчыгын ачу уңаеннан Меңьеллык паркында Кабан
күлләре акваториясендә залп биреләчәк. Шулай ук 29-нчы декабрь көнне “Әкият”
курчак театры янында боз шәһәрчеге ачылу уңаеннан театрдан 200 метр читтә күк
аллы-гөлле матур утларга күмеләчәк.
Илсур Метшин шәһәр халкына Яңа ел бәйрәмнәре вакытында
куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә кушты. “Шәһәрнең оператив хезмәтләре
бәйрәм чараларына әзер. Ләкин шунысын истә тотарга кирәк: шәһәр халкы үзе
җаваплы карамаса, әлеге эшне башкарып чыгу бик авыр. Без һәр ишегалдына да
полиция хезмәткәрләрен бастырып куя алмыйбыз. Шунлыктан мин шәһәр халкына,
бигрәк тә балаларына матур бәйрәм оештырырга теләгән ата-аналарга сак булыгыз
һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәгез дигән үтенеч белән мөрәҗәгать итәм.
Кагыйдәләр, әлбәттә, бик катгый, ләкин шуны онытмагыз алар нигезендә аяныч
статистика – янгыннар, имгәнүләрдән алынган төгәл дөреслек ята”, - дип искә
төшереп үтте Казан Мэры һәм шәһәр кунакларына, башкала халкына куркынычсызлык
мәсьәләләренә бик җитди карасагыз һәм бәйрәм ямен бозмасагыз иде дигән
мөрәҗәгать белән чыкты.