(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче декабрь). Узып бара торган ел
масштаблы, якты, позитив вакыйгаларга бай булды, алар арасында бигрәк тә Бөек
Җиңүнең 70 еллыгын, спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын, Казанның “Worldskills”
дөнья чемпионатын уздыруга хокук алуын, парклар һәм скверларны
реконструкцияләүне, Татарстан Президентын сайлауны билгеләп үтәсе килә. Казан
Мэры Илсур Метшин шәһәр Башкарма комитетының аппарат киңәшмәсендә 2015 елга якынча
нәтиҗәләр чыгарды.
Шәһәр җитәкчесе узып бара торган елның, тулаем алганда,
икътисадта да, сәясәттә дә җиңел булмаганлыгын билгеләп үтте. Шулай да
Татарстан башкаласы төрле тармаклардагы уңышлары белән сөендерә килде. “Шәһәр
хуҗалыгы өлкәсендә зур эш башкарылды. Бу – иҗади ел булды. Кызганычка,
башкарылмаганнарның күләме эшләнгән эшләргә караганда күбрәк. Көнебез авыр
булуы белән дә яхшы инде – бергәләшеп тагы эшләрбез”, - диде Мэр.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын Илсур Метшин иң якты
вакыйгалар рәтендә санап үтте. Шулай ук спортның су төрләре буенча дөнья
чемпионатын уздыру Казан, Татарстан, Россия турында бөтен дөньяга ишеттерү
мөмкинлеген биргәнлеген билгеләп үтте. Парижда узган “Worldskills” эшче
һөнәрләр чемпионатын үткәрүгә заявкада Казанның җиңүе дә зур күрсәткеч булып
тора, диде шәһәр башлыгы. Илсур Метшин 2018 елда узачак футбол буенча дөнья чемпионатына
һәм “Worldskills-2019” дөньякүләм чемпионатка әзерлек буенча җитди эш
көткәнлеген искәртте.
Казанлылар да шәһәр тарихындагы якты вакыйгаларны сизми
калмадылар. Алар республика һәм шәһәр үсеше буенча сайланылган курсны Татарстан
Президенты һәм Казан шәһәре Думасы депутатлары сайлауларында үзләренең
тавышлары белән хупладылар.