(Казан шәһәре KZN.RU,
28-нче декабрь, Зилә Гайфи). Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә Казан урамнарында 560
кар җыя торган техника берәмлеге эшләячәк. Татарстан башкаласында әлегә кар аз
яуга карамастан, махсус техника паркы зур әзерлекле булып тора. Моннан кала,
кар көтелгәннән күбрәк яуган очракта, өстәмә рәвештә 400 махсус транспорт
берәмлеге җәлеп ителү турында килешүләр төзелгән. Бу хакта бүген эшлекле
дүшәмбе вакытында Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү
комитеты рәисе Игорь Куляжев хәбәр итте.
Бүгенге көндә шәһәрнең кар чистарту өчен җаваплы булган барлык
предприятиеләрендә дә тәүлек әйләнәсе кизү тору оештырылган.
Чыршы шәһәрчекләре территориясендә сак хезмәте оештырылган,
сәүдә рәтләре һәм бәдрәф модульләре урнаштырылган.
Казан Мэры Илсур Метшин, шәһәрдә кар аз булуга карамастан,
коммуналь хезмәтләрнең эшсез утырмауларын билгеләп үтте. “Күпләр безне кар
булмау белән котлый – имеш, мәшәкате азрак. Моңа кадәр мэр булып эшләгән
тәҗрибәм шуны күрсәтеп килде – табигать барыбер, иртәме-соңгы, үзенекен тулы күләмдә
башкара. Безнең карамакта – 560 махсус техника брәмлеге. Өстәмә рәвештә техника
җәлеп итү дә каралган. Безнең инде кар аномалияләрен күзәткән булды, 1-10 гыйвар
көннәрендә кайбер елларда ай ярымлык норма яуган чаклар да бар иде. Мондый хәлләргә
без әзер булып торырга тиешбез”, - дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.