(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче декабрь, Зилә Гайфи). Яңа ел
бәйрәмнәре вакытында Казанның коммуналь хезмәтләре тиз арада көчәйтелгән эш
режимына күчәргә әзер булачаклар: шәһәрне чистарту эшенә көн саен составында
162 кеше һәм 49 техника берәмлеге булган 29 авария-торгызу бригадасы җәлеп
ителәчәк. Ишегалларын кардан арындыру һәм тәртиптә тоту максатларына 1577
ишегалды себерүче һәм 120 техника берәмлеге җәлеп ителәчәк. Казанның
торак-коммуналь хезмәтләренең бәйрәм көннәрендә шәһәрне чиста итеп тотуга әзерлеге
турында бүген шәһәр Башкарма комитетында үткән эшлекле дүшәмбе утырышында
Торак-коммуналь хуҗалыгы рәисе Искәндәр Гыйниятуллин сөйләде.
Аның сүзләренчә, яңа ел бәйрәмнәрендә план буенча коммуналь
хезмәтләр эше туктатылмаячак, авария булган очракта гына үзгәрешләр булырга
мөмкин. Мондый очраклар өчен 101 кешедән торган 28 авария бригадасы кизү
торачак.
Каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм үтильләштерүгә аерым
игътибар биреләчәк. “Каты көнкүреш калдыкларын көн саен алып китеп үтильләштерәчәкләр.
Якшәмбе көннәрендә эш идарә оешмаларының заявкалары буенча гамәлгә ашырылачак. 30
һәм 31 декабрь көннәрендә техника көчәйтелгән режимда эшләячәк. Ишегалларында
көн саен 45 чүп ташу машинасы һәм бункеровоз хезмәт күрсәтәчәк. Шәһәр халкының
иминлеген тәэмин итү һәм террорлык куркынычын булдырмый калу максатыннан подвал
һәм чормалар тикшерелеп торачак, торак йортларда һәм тулай торакларда янгынга
каршы системалар каралачак”, - дип чыгыш ясады Искәндәр Гыйниятуллин.
Казан Мэры Илсур Метшин коммуналь хезмәтләргә каты көнкүреш
калдыкларын вакытында алып китү һәм үтильләштерү бурычын йөкләде. “Гадәт буенча
яңа ел бәйрәмнәрендә ишегалларында чүп күләме арта. Аллага шөкер, соңгы елларда
Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты, район башлыклары һәм идарә оешмалары ярдәме
белән әлеге мәсьәлә уңай хәл ителеп килә. Ишегалларныда тәртип булсын өчен без
һәркайсын карап чыгарга, территорияне чиста итеп тоту өчен җаваплыларны
билгеләргә тиеш. Нинди генә чакыру булган очракта да – чүп чыгарумы ул, кардан
арындыру яки боз сөңгеләрен ватумы – без тулы көчтә әзер булырга тиеш”, - дип
ассызыклады шәһәр башлыгы.