Казан Башкарма комитетында атналык аппарат киңәшмәсе бара
Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче декабрь). Әлеге минутларда Казан
Мэриясендә Казан Башкарма комитетының структур бүлекчәләренең атналык аппарат
киңәшмәсе бара. Эшлекле дүшәмбене шәһәр Мэры Илсур Метшин уздыра.
Киңәшмә барышында яңа ел бәйрәмнәре чорында җәмәгать
транспорты, полиция, медицина учреждениеләре, шулай ук торак-коммуналь хуҗалыгы
һәм төзекләндерелеш эше буенча фикер алышу планлаштырыла.