(Казан шәһәре KZN.RU,
22-нче декабрь, Зилә Гайфи). Казан (Идел буе) федераль университетының
студентлар шәһәрчегендә 8-нче номерлы тулай торакка капиталь ремонт ясау эшләре
төгәлләнеп килә. Кышкы сессияне тәмамлаганнан соң, 500-дән артык студент чиста
һәм уңай бүлмәләргә урнаша алачак. Казан Мэры Илсур Метшин яңа яшәү шартлары
белән танышып кайтты. Шәһәр башлыгы 8-нче номерлы тулай торак һәм КФУның Идарә,
икътисад һәм финанслар институты бинасын карады, аларда хәзерге вакытта төзелеш
эшләре бара. Шәһәр башлыгы парларга керде, студентлар белән аралашып алды. Мэрны
Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе җитәкчесе Андрей Лобов, Башкарма
комитетның Балалар һәм яшьләр эшләре буенча рәисе Сергей Миронов һәм КФУ
ректоры Илшат Гафуров озата йөрделәр.
8-нче номерлы тулай торак 589 кешегә исәпләнгән, шулай да
аспирантлар һәм югары уку йорты хезмәткәрләре өчен резерв урыннар да бар. Шулай
ук күршедә генә урнашкан 9-нчы номерлы тулай торакка ремонт ясала башлаган.
Шәһәр башлыгы 8-нче номерлы тулай торакның бүлмәләрен,
кухнясын, бәдрәф һәм юыну бүлмәләрен карады. Биналарда уку һәм яшәү өчен яхшы шартлар
булдырылган – яңа мебель һәм инвентарь сатып алынган, бина Wi-Fi һәм
видеокүзәтү камералары белән тәэмин ителгән. Шуңа да карамастан яшәү өчен бәя
символик булып кала бирә - нибары 200 сум тирәсе.
Моннан кала, тулай торак тулысынча “Һәркемгә дә уңайлы мохит”
программасы таләпләренә туры килә.
Бутлеров ур., 4 адресы буенча урнашкан КФУның Идарә,
икътисад һәм финанслар институтында да (Казан дәүләт финанс-икътисад
институтының элеккеге бинасы) ремонт эшләре бара. Илшат Гафуров сүзләренә
караганда, эчке ремонт эшләреннән кала, 356 урынга исәпләнгән актлар залы,
китапханә һәм чыгарылыш студентларның клубы бинасы җиһазландырылачак.