Иске Татар бистәсен анда озак яшәүчеләрнең фикерләрен исәпкә алып торгызачаклар
(KZN.RU, 18-нче апрель). Иске Татар бистәсендәгеЮныс мәйданын быел сентябрь аена тәртипкә китерергә кирәк. Шәһәр Мэры Илсур Метшин “дүшәмбе киңәшмәсе”ндә әнә шундый бурыч куйды.
Юныс мәйданында урнашкан сквреларны төзекләндерү һәм Иске Татар бистәсенең музеен оештыру – Казанның тарихи территориясен торгызуның беренче этабы.
Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева хәбәр иткәнчә, соңгы елларда Иске Татар бистәсен торгызу буенча шактый концепция башкарылган. Әмма аларның берсе дә гамәлгә ашырылмаган. Быел Мэрның Бөтенроссия һәйкәлләр саклау җәмгыяте һәм Иске Татар бистәсендә озак яшәүчеләр советының вәкилләре белән берничә очрашуыннан соң әлеге эшкә яңа сулыш өрелде.
“Апа (Иске Татар бистәсендә озак яшәүчеләр советының рәис урынбасары Нурания Биктимирова) – Иске Татар бистәсендә яшәүчеләрнең алтынчы буын вәкиле – бистәнең элекке күренешләрен гәүдәләндергән фотографияләрне саклап тора, - дип сөйли Мэр. – Юныс мәйданы – бистәнең йөрәге, ди ул. Шуннан башлыйк та”.
Иске Татар бистәне торгызу – Казанның тарих һәм мәдәният мирасын саклау буенча өстенлекле мәсьәләр исемлегендә. Әмма эшләрне тулы масштаблы үткәрү өчен шактый акча таләп ителә. “Без милекчеләр һәм инвесторлар белән тыгыз эшләргә тиеш, - ди И.Метшин. Бу Башкарма комитетның шәһәрнең тарихын һәм мәдәни мирасын саклау буенча план буенча алып барыла торган эше”.