Казанның 9 мәдәният мирасы инвесторлар ярдәме белән яңадан торгызыла
(KZN.RU, 18-нче апрель). Казанның муниципальмилкендә булган 9 мәдәният мирасы объекты июльаенда торгка чыгарыла. Бүген үткән “дүшәмбе киңәшмәсе”ндә шәһәр Мэры әнә шундый бурыч йөкләде.
“Хәзерге вакытта муниципаль милектә 223 федераль, республика һәм җирле әһәмияткә ия булган һәйкәл бар һәм, күрәсең, шундый санда булган һәкәлләрне шәһәр бюджеты хисабына гына торгыз мөмкин түгел, - дип ассызыклады “дүшәмбе киңәшмәсе”ндә чыгыш ясаган Казан шәһәренең баш архитекторы Татьяна Прокофьева. – Инвесторлардан башка бу мәсьәләне хәл итеп булмый. АКШ, Германия, Франция, Италия кебек илләр мисалында чит ил тәҗрибәсе анализы түбәндәгене күрсәтә: мәдәни мирасны саклау һәм карап тору инвесторларның актив эшчәнлегеннән башка мөмкин түгел.
Казан Башкарма комитеты Җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта тиешле документацияне әзерлек эшләре бара.