И.Метшин А.Алиш исемендәге сарай коллективын юбилей белән котлады
Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче ноябрь). Шәһәрнең А.Алиш
исемендәге балалар иҗат сарае үзенең 80 еллыгын билгеләп үтә. Учреждение коллективын
юбилей белән Казан Мэры Илсур Метшин котлады.
Шәһәр башлыгы учреңдение хезмәткәрләренә котлау хаты юллады,
биредә ул А.Алиш исемендәге балалар иҗат сараеның күп еллар дәвамында
балаларның иҗади һәм физик мөмкинлекләрен формалаштыруын һәм үстерүен билгеләп
үткән. “Коллективның актив гражданлык позициясе зур хөрмәт уята, аның аркасында
А.Алиш исемендәге балалар иҗат сарае өстәмә белем бирү программалары һәм
хезмәтләрен тормышка ашыра, шул рәвешле мәдәни җәмәгатьчелекне формалаштыруга
әһәмиятле өлеш кертеп килә. Алга таба да, үзегезнең һөнәри осталыгыгызны
арттырып, җыелган тәҗрибәгезне кулланып, нәтиҗәле эшләячәгегезгә ышанам”, -
диелә котлауда.
И.Метшин шулай ук коллективка сәламәтлек, бәхет, барлык башлангычларында
да уңышлар, тотрыклылык һәм иминлек теләде.