(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче ноябрь). “Мәскәү - Казан” югары
тизлекле магистрале барлыкка килү Татарстан башкаласын Кытай һәм Европа
арасындагы көчле транспорт төененә әйләндерергә булышачак. Яңа тимер юл Ефәк
юлы шәһәрләре Форумының пленар утырышында Казан Мэры Илсур Метшин шундый фикер
җиткерде, чара бүген Италиянең Турин шәһәрендә тәмамланды.
Форумда Турин мэры Пьеро Фассино, Генуя мэры Марко Дория, Росток
(Германия) шәһәре мэры администрациясе җитәкчесе Роберт Штах һәм башка
шәһәрләрнең лидерлары катнаштылар.
“МЕТR төбәге метросының киләчәге” пленар утырышы барышында
форум катнашучылары уртак тимер юл киңлеге булдыру мөмкинлеге турында фикер
алыштылар. “МЕТR төбәге метросының киләчәге. Яңа Ефәк юл формалаштыра торган
проектлар” тест-драйв барышында мобильлекне үстерү һәм киләчәктә Евразия югары
тизлектәге метросын булдыруга юнәлтелгән проектлар тәкъдим ителде.
Транспорт коридоры Татарстан башкаласы аша да үтәр дип
көтелә. Евразия транспорт интеграциясен ничек күзаллавы белән “Евразия югары
тизлекле метросының станцияләре буларак шәһәрләр” форумының пленар сессиясе
барышында Казан Мэры Илсур Метшин да бүлеште. Татарстан башкаласы Мэры формда
катнашучыларга Казан, аның бай эчтәлекле мәдәни тормышы, мәгариф өлкәсенең
үсеше, туристик потенциалы, шәһәрнең киләчәккә планнары турында сөйләп үтте.
Илсур Метшин югары тизлектәге магистраль Казанны Кытай һәм
Европа арасындагы көчле транспорт төененә, барлык регион өчен мультимодаль
үзәккә әйләндерәчәклегенә ышанычын белдерде. “Моның өчен бездә бөтен шартлар да
бар”, - дип билгеләп үтте Казан җитәкчесе.
Форум ахырында бердәм тимер юл киңлеген булдыру идеясен
хуплаган шәһәр мэрлары “Турин декларациясе”н имзаладылар.