(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче ноябрь). Италиянең Турин
шәһәрендә бүген Ефәк юлындагы яңа тимер юл шәһәрләре форумы үз эшен башлап
җибәрде. Чарада катнашучылар МЕТR Евразия төбәгенең өр-яңа транспорт
интеграциясен булдыру мөмкинлеге турында фикер алышачаклар, бирегә уртак тимер
юл киңлеге булдыру мөмкинлеге белән Урта Көнчыгыш, Көнбатыш, Төркия һәм Россия шәһәрләре
керә. Форумда Казан Мэры Илсур Метшин да катнашачак.
Ефәк юлының яңа тимер юлларында урнашкан шәһәрләрне
берләштерү Форумның концепциясе булып тора. Транспорт коридоры ТР башкаласы аша
да үтәр дип көтелә.
Форумда “Будущее метро региона МЕТR. Проекты, формирующие
новый Шелковый путь” дип аталган инвестицион тест-драйв булачак.
Фикер алышуда, ТР башкаласы җитәкчесе белән беррәттән, Турин
мэры Пьеро Фассино, Генуя мэры Марко Дория, Милан мэры Джулиано Пизапия, транспорт
мобильлеге буенча төбәкара агентлык президенты Рима Карло Медалья, Росток шәһәре
(Германия) мэры администрациясе җитәкчесе Роберт Штах һәм башка шәһәрләрнең
лидерлары катнашачак. Россияне форумда шулай ук РФ халыкара эшләре буенча совет
президенты Игорь Иванов, “Россия тимер юллары” президенты Олег Белозеров һәм
башкалар тәкъдим итәчәк.
Бердәм тимер юл киңлеге булдыру идеясен хуплаган мэрлар
форумы финалында “Турин декларациясе” имзаланачак, дип хәбәр итә оештыручылар.