Бөтенроссия халык санын исәпкә алу
Денис Гордийко фотосы
Халык санын исәпкә алу халык санын
билгеләү бурычын гына хәл итеп калмый. Ул ил, Республика һәм шәһәр
территориясендә милли проектларны гамәлгә ашыру буенча фаразларның сыйфаты өчен
кирәк.
Интернет-исәпкә алу – ул илне
цифрлаштыру юлында чираттагы адым. Аны, без булган яңа мөмкинлекләрдән
файдаланып, лаеклы итеп үткәрергә тиеш. Шәһәр халкы өчен интернет-исәпкә алу,
шулай ук башка хезмәтләрдән электрон форматта файдалана алу мөмкинлеге – бу
уңайлы тормыш шарты. Чиратта басып тору, катлар буйлап йөрү, кабинеттан
кабинетка бик күп кәгазьләр күчерү зарурлыгы кими.
Пандемияне исәпкә алып, без халык санын исәпкә алуны үткәрүгә төзәтмәләр кертергә тиеш. Бу безнең өчен яңа, ләкин аңлаешлы эш:
Казан инде өченче ел муниципаль хезмәтләрне цифрлы форматка күчерү юлыннан
бара. Бу эшчәнлекнең бер этабы.