“Портрет сәнгате" күргәзмәсе
Казан шәһәре KZN.RU
Казан спорт
башкаласы гына түгел, мәдәни башкала да, дип ышанам! Моны аңлар өчен афишага
карау җитә. “Эрмитаж-Казан” үзәгендә ачылган “Портрет сәнгате” дигән яңа күргәзмә
сәнгать сөючеләр өчен чираттагы вакыйга булды. Дәүләт Эрмитажы безгә 400-дән
артык рәсем сәнгате, скульптура, археология, нумизматика, гамәли сәнгать
әсәрләре һәм портрет жанрындагы фоторәсемнәр алып килде. Күргәзмә 40 гасырны
колачлый һәм безгә борынгы кешеләрнең күзләренә карарга, аларны күрергә, нинди
хисләр кичерүләрен белергә мөмкинлек бирә. Мондый масштаблы, беренче тапкыр
Эрмитаж тарафыннан оештырылган күргәзмәнең Казан шәһәрендә үткәрелүенә мин бик
шат. Без халыкка яңа нәрсәләр белергә ярдәм итүче теләсә нинди проектка "рәхим
итегез!” дибез.