“Зөләйха күзләрен ача” романы
KZN.RU Казан шәһәре
Казанда ел саен “Аксенов-фест” уза, “Йолдызлы билет”
халыкара әдәби премиясен тапшыру аның кульминацион вакыйгасы булып тора. Әлеге
традицияне без якташыбыз Василий Аксенов янәшәбездә булган вакытта ук башлаган
идек – ул һәрвактта да яшь авторларга ярдәм итү яклы булды. Арабыздан китте,
әмма традиция дәвам итә! Бу елда без янә яхшы язучыларны һәм шагыйрьләрне
билгеләп үттек. “Проза” номинациясендә Казанда туган Гүзәл Яхина “Зөләйха
күзләрен ача” романы белән җиңү яулады.
“Йолдызлы билет” нәкъ менә шундый китапларга булышлык
күрсәтү өчен булдырылды. Бу – узган гасырның 30-нчы елларында гади татар авылы халкы
кичергән эчкерсез, күңелгә үтеп керә торган тарих. Бөтен ил “үзебезнеке” һәм “чит”
якларга бүленгән гади булмаган вакытта төп героиня – миһербанлы Зөләйханы халык
дошманы дип игълан итәләр, ул репрессияләнә һәм Себергә сөрелә. Моңа кадәр беркайчан
да үз авылының 100 йортыннан да ары узмаган гади крестьян хатыны башка дөньяда
яшәргә өйрәнә.
Китапны укыганда, әлеге теманың авторга никадәр якын булуын
тоясың – Гүзәл Яхинаны романны язуга әбисенең язмышы илһамландырган. Казанны
тасвирлау исә туган шәһәренә карата мәхәббәт аңлату кебек яңгырый. Китап кайсыдыр
яктан авыр, күңелне тетрәндерә, сыйнфый көрәшкә, хезмәт лагерьлары,
кешелеклелек табигатенә карата күзләрне ача, әмма нәкъ менә шундый китаплар
безгә кирәк! Ул безне уянырга мәҗбүр итә. Минем фикерем - әлеге китап “must
read” разрядына карый торган ачыш китабы.