5 мартта “Рубин” футбол клубы “Казан-Арена”да Россия футбол
премьер-лигасы уеннарын яңарта. Футбол сөючеләр һәм
“Рубин”ның тугры җанатарлары “Кубань”га каршы матчка
инде билетлар алырга өлгергәндер яисә Россия чемпионаты
клубының калган “өй матчлары”на абонементларны алып
куйганнардыр дип ышанасы килә.
Ә мин әлегә футбол җанатары булып өлгермәгән,
әмма спортны яраткан һәм актив яшәү рәвеше
алып баручыларны, бигрәк тә вакытларын файдалы итеп үткәрергә
теләүчеләрне стадионга чакырыр идем.
Футбол меңләгән кешене берләштерергә,
онытылмас хатирәләр калдырырга, командага, үзеңнең шәһәреңә,
илеңә карата мәхәббәт тәрбияләргә сәләтле. Россия чемпионатындагы һәм
Чемпионнар Лигасындагы якты җиңүләр аркасында, “Рубин” Казан һәм
Татарстанның көчле брендына әйләнде,
Алла боерса, киләчәктә дә үзенең җиңүләре белән сөендерер.
Һәр матч – сыйфатлы һәм
зур тамашалы уен юлында чираттагы адым һәм барлык казанлыларга “футбол җене”
ияртү мөмкинлеге.
Ишегалларында меңләгән бала футбол уйнавын, эштән
арып кайткан әтиләр улларына пенальти кертергә өйрәтергә көч
табуларын теләр идем. Меңләгән Казан гаиләсендә яңа
матур традиция барлыкка килсен – “Рубин” матчларына йөрсеннәр һәм
җиңел булмаган вакытларда да үзебезнең
клуб өчен җан атсыннар иде.
Футболда күрешкәнгә кадәр!