Хәзерге буынны еш кына орышалар, яшьләр пассивлашты, аз укый
һәм берни белән дә кызыксынмый, диләр. Әмма безнең шәһәрдә мин инициативалы
яшьләрне күрәм, алар көн саен, кыю идеяләрне актуаль проектларга әйләндереп, әлеге
сүзләрнең дөреслеккә туры килмәгәнлеген раслыйлар, мәдәни, иҗади тормыш белән
яшиләр! Берничә казанлының тырышлыгы белән башланган “Смена” заманча мәдәният
үзәгендәге җәйге китап фестивале – моның ачык мисалы.
Узган ел мин интеллектуаль әдәбият фестивалендә булдым һәм
әлеге проектка зур ихтыяҗ булганлыгына шатланмый кала алмадым, ярминкәгә төрле
яшьтәге казанлылар килде, алар үзләренең китапханәләрен тулыландырыр өчен китапларны
яратып сайлады. Укый торган кешеләрнең шуның кадәр күләмдә булуы шәһәрнең
башкала дәрәҗәсенә җитүе турында сөйли, горурланыр өчен сәбәп булдыра, Казанны
яңа дәрәҗәгә күтәрә! Мин үзем дә аннан буш кул белән китмәдем – урбанистика
буенча берничә кызыклы басмалар алдым.
Бу елда китап фестивале август ахырына туры килә. Укырга
ярата торган кешеләр өчен Шәһәр көненә иң яхшы бүләк ни була алсын? Мин оештыручыларга
әлеге проект өчен ихлас күңелдән рәхмәтлемен! Татарстан башкаласында үзләренең
эшләрен зур ышаныч һәм энтузиазм белән башкара торган шундый инициативалы
яшьләр булуы шатландыра. Барлык казанлыларны да фестивальне күрергә, яңа чыккан
китап киштәләрен карарга һәм язучылар белән аралашырга чакырам. Россия һәрвакытта
да күп укый торган халкы белән дан тотты. Безнең шәһәребез дә, әлеге традиция
дәвам итсен өчен, барысын да эшләячәк.