Казанда “Казан-Арена” стадионы территориясендә үз ишекләрен
кунакчыл төстә ачкан ФИНА паркы әлеге көннәрдә үз эшен дәвам итә. Шушы көннәрдә
әлеге мәйданчыкта булдым һәм биредә тантана иткән бәйрәм рухы, кунакчыллык һәм яхшы
мөнәсәбәткә шаккаттым – барысы да ошады! Барыннан да бигрәк, кешеләрнең
йөзләрендәге кәеф шатландырды. Бу – безнең Казаныбыз, Татарстаныбыз, илебез
чагылышы!
Мин мәйданчыкта эшләүчеләргә һәм казанлыларга һәм шәһәр
кунакларына спортның су төрләре белән танышырга, Татарстан башкаласының
мәдәнияте турында күбрәк белергә, бай эчтәлекле мәдәни программа белән
хозурланырга булышучыларның барысына да рәхмәтлемен. Партнерларыбызга,
эшмәкәрлек вәкилләренә, артситларга, һәм әлбәттә, иң ярдәмчел волонтерларга
рәхмәт белдерәсем килә! Тулаем алганда, ФИНА паркы ярдәмендә Спортның су
төрләре буенча дөнья чемпионаты уңаеннан оештырылган спорт бәйрәме барлык
шәһәрлеләр өчен дә уртак булды. Паркта балалы гаиләләргә ял итәр өчен дә
күптөрле күңел ачу чаралары булганлыгын үзем өчен билгеләп куйдым. Бу – шәһәребездә
иң яшь шәһәрлеләргә нинди игътибар белән якын килгәнлекләрен билгели.
Паркны ФИНА президенты Хулио Маглионе да, РФ спорт министры Виталий
Мутко да, спортчылар да, су мундиале катнашучылары да бәяли алулары сөендерә, -
барысы да таң калдылар. Парк 16-нчы августка, “Мастерс” категориясендә Спортның
су төрләре буенча дөнья чемпионаты узган вакытка кадәр ачык булачак. Ышанам, анда
барыр өчен вакыт тапсагыз – һич тә үкенмәячәксез.