Бу ел ТР Президенты тарафыннан Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Казанлылар шәһәрнең күпләгән паркларында барлыкка килгән масштаблы яңартуларны күрә алды. Әмма Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан реконструкцияләнгән Җиңү паркы проекты безнең өчен иң мөһиме булгандыр.
Кадерле ветераннарыбызның фикерләрен исәпкә алып һәм тарихи дөреслекне саклап башкарылган барлык эшләрне дә вакытында төгәлләү эшебездә өстенлекле юнәлеш булды. Бу бит яшел зона гына түгел, Җиңү паркы үзенең исеменә туры килергә һәм Җиңү рухын, Бөек Ватан сугышы тарихы рухын чагылдырырга тиеш. Минемчә, әлеге бурычны без намус белән башкардык. Паркның мемориаль зонасы тулысынча яңартылды, Хәтер китабының электрон павильоны ачылды, ачык һавада оештырылган хәрби техника музее икенче тормышка ия булды. Һәм, ниһаять, паркта Т-34 легендар танкы барлыкка килде. Танкның үзенең борт номеры сакланган, башкача әйткәндә, бу – Җиңү яулаган реаль хәрби танк. Әлбәттә, ветераннарның бәхетле күзләрен күрү төзүчеләр өчен иң зур бүләк булды.
Тарих рухын тояр, ветераннарыбызга хөрмәт белдерер һәм гаилә белән ял итәр өчен, һичшиксез, паркны күреп кайтырга кирәк, дип уйлыйм мин.