Ачылыш тантанасының рәсми “Пилигрим” тамашасы – һәрбер казанлы карарга тиешле вакыйга! Оештыручылар әлегә тамашаның тулы эчтәлеген сер итеп саклый. Шуны гына әйтә алам: тантана масштабы буенча гына түгел, беренче тапкыр тормышка ашырылачак экслюзивлар буенча да грандиоз сюрприз булачак. Ачылыш тантанасының телеаудиториясе 1 миллиард кеше булыр дип көтелә. Казанлыларның барысын да үз күзләре белән күрү мөмкинлеге бар!
Без Универсиаданың ачылу һәм ябылу тантаналарына барырга теләүчеләрнең никадәрле булуын хәтерлибез. Һәм, әлбәттә, шуны да онытмыйк, “Татнефть-Арена” халыкны сыйдырышлылыгы ягыннан “Казан-Арена” белән ярыша алмый. Әмма безнең өчен казанлыларның чемпионат чараларына, шул исәптән чемпионат ачылышына бара алу мөмкинлекләре булуы бик тә мөһим. Шуңа да беренче тапкыр республика халкы һәм кунаклар өчен тамашаның ачылыш тантанасы 8 көн дәвамында кабатланачак. Шәһәрлеләр дөньякүләм дәрәҗәдәге чараның тамашачысы була алу кебек уникаль мөмкинлектән кулланыр дип өметләнәм. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, тамашада Казан һәм Татарстанның талантлы балалары да катнаша. Килегез, безнең белән бергә шәһәребез, республикабыз һәм илебез өчен горурланыгыз!