Әле яңарак кына кинотеатрларда «Принцесса Монако» фильмы күрсәтелде. Бик яхшы фильм. Мәктәптә бары тик «бишле» билгеләренә генә укучы, киләчәктә югары үрләр яуларга хыялланган кызларга әлеге фильмны карарга киңәш итәм. Шунысын онытмаска кирәк, бу дөньяда хатын-кызны гүзәл итүче иң күркәм адымнар – ул хатын һәм ана булу. Кызлар өчен бу иң мөһим карьера.
Фильм Голливуд актрисасы Грейс Келли мисалында тормыш чынбарлыгы турында сөйли. Ул кенәзРенье III кияүгә чыкканнан соң, Монако кенәзбикәсенә әйләнә. Грейс сәләтле, тырыш, Голливудта аның киләчәге бик өметле була. Монаконың көчсез кенәзенә кияүгә чыкканнан соң, аңа сәнгать дөньясындагы эшчәнлеген калдырырга туры килә. Гаиләле Грейс рухи төшенкелеккә бирелә - тормыш иптәше дәүләт эшендә, Монако дөньясы аны кабул итми. Грейс Голливудта зур үрләр яулый алмаса да, үз сәләтләрен Монакода бик урынлы кулланып, исемен бөтендөнья сәясәт тарихына кертеп калдыра.