Мин Аксеновның «Ленд-лиза балалары»н укый башладым. Иске Казанны Василий Павлович күзлегеннән күзәтү бик кызык.
«Lend-leasing, яки Ленд-лиза балалары» - Василий Аксеновның соңгы, тәмамланмаган романы әнә шулай атала. Әсәр гадәти китап басмасыннан аерыла. Язылып беткәннән соң, Василий Павловичның әсәрләрен якын дусларына җибәрә торган гадәте булган. Алар, яңа әсәр белән танышканнан соң, фикерләре белән уртаклашканнар. Әлеге гадәт буенча, «Lend-leasing, яки Ленд-лиза балалары» романыннан соң язылган текстлар - Аксеновның дусларының әсәргә бирелгән бәяләре (кайтавазы). Алар арасында Анатолий Найман, Евгений Попов, Александр Кабаков, Светлана Васильева кебек шәхесләр – алар барысы да роман турындагы фикерләре белән уртаклашалар.
Василий Павловичның әлеге әсәре ахырына кадәр язылып бетмәгән. Язучы Александр Кабаков фикеренчә, Венера Милосскаяның кулларын ясап бетерергә кирәк булмаган кебек, әлеге романны да ахырына кадәр тәмамларга кирәкми. Кызык чагыштыру, шулай түгелме?