“Эфир” телеканалындагы “Тема” тапшыруы стенограммасының кыскартылган варианты.
Алып баручы: Эфирны «Тема» дәвам итә. Студиядә Алексей Кулешов, исәнмесез! Бүген студиябез кунагы – Казан Мэры Илсур Метшин. Илсур әфәнде, хәерле кич!
Илсур Метшин: Хәерле кич!
А.К.: Илсур әфәнде тапшыру башланганчы сез юллаган сорауларга җавап бирәчәк. Туры эфирга да шалтыратырга мөмкин. Илсур әфәнде, хәзерге вакытта төп тема, мөгаен, әлегә кадәр дәвам итә торган икътисади кризистыр. Барысы да икътисадка барып тоташа. Шуңа бәйле беренче сорау: Казанда хәлләр ни дәрәҗәдә катлаулы, һәм, иң мөһиме, киләчәктә безне нәрсә көтә?
И.М.: Безне нәрсә көтә? Якты киләчәк, бәхетле киләчәк көтә дип өметләнәм. Казан турында, аның икътисады турында сөйләшкәндә - без җитештерү өлкәсе белән бергә туризм, хезмәт күрсәтү өлкәләрендә үсеш алган постиндустриаль шәһәргә әйләнә барабыз. Ләкин икътисадыбызның төп нигезе һәм базасы – ул эре сәнәгать предприятиеләребез.
Без 2015 елны тәмамладык. Хәзерге вакытта икътисад буенча узган елда ирешкән төп саннарны күрәбез. Хәлләр төрлечә, ләкин, тулаем алганда, башкарган эшләр ныклык запасы җитәрлек булганлыктан, начар түгел. Аерым предприятиеләрдә җитештерү түбән очраклар да бар, ләкин химия, нефть химиясе өлкәсендә яхшы нәтиҗәләр күрәбез. Тулаем алганда, җитештерү кимүе сизелә һәм кризис Россия Федерациясенең бер субъекты буларак бөтен Татарстан белән бергә безнең башкаланы да читләтеп үтмәде. Ләкин ныклык запасы – “Казаньоргсинтез”, “Нәфис Косметикс” һәм “КОМЗ”, обороначыларның, вертолет берләшмәсенең, “КАПО”ның озак вакытка төзелгән контрактлары нигезендә хәзерге шартларда позицияләрне саклап калып, киләчәккә өмет белән карау мөмкинлегебез бар. Без барыбыз, шул исәптән мин дә, реалистлар. Бәяләр үсә һәм шунлыктан барысы да бик яхшы дип әйтә алмыйбыз. Без кризисны сизәбез.
А.К.: Илсур әфәнде! Сезнең белән нәкъ менә бәяләр турында сөйләшергә теләгән идем. Чөнки 1-нче марттан мәктәпләрдә туклану бәясе артты. Бүген пассажирлар йөртә торган оешмалар җәмәгать транспортында бәяне 28 сум итү турында хат яздылар. Сез үзегез үк бәяләр артуы турында сөйләдегез. Бәя арткан саен хәлләр тагын да авырлаша бара.
И.М.: Алексей, җавапның бер өлеше сезнең соравыгызда чагыла. Бөтен нәрсә арта. Азык-төлеккә бәя бөтен ил буенча арта. Без мәктәптә төшке ашны бәясе арткан ризыклардан әзерлибез, аларны шул ук тәэмин итеп торучылардан алабыз. Озак вакыт, хәтта узган елда да бәяләрне арттырмадык. Сәбәбе – азык-төлек белән тәэмин итүчеләр арасында безнең озак вакытка төзелгән контрактларыбыз бар иде. Бу вакыт эчендә җиләк-җимеш 100%-ка диярлек, кайбер позицияләр 50, кайберләре 25%-ка артты. Һәм без сайлау алдында калдык – хәзер элеккеге вакыттагы шикелле балаларга гади ботка, булка һәм компот бирәбез яки укучыларның көндәлек менюларын сыйфатлы ризыклар, яшелчә, җиләк-җимешләр белән тәэмин итәбез.
Без сезнең белән тапшырулар барышында Казан мәктәпләрендә туклану системасы нинди дәрәҗәгә күтәрелүе турында һәрдаим сөйләшеп торабыз. Әлеге эшне башкарып чыгу җиңелләрдән булмады, бу өлкәдә без пионерлар булдык. Бүгенге көндә кайнар ризык белән тәэмин итү күрсәткече 87%-ка, кайбер мәктәпләрдә исә 93%-ка кадәр җитә. Миллионлаган шәһәрләр арасында кайнар ризык белән тәэмин итүдә иң югары процентлар бездә.
Без ата-аналар белән киңәшләштек. Ата-аналар, ата-аналар комитеты арасында җыелышлар, социаль сораштырулар үткәрдек. Ата-аналарның 70%-ы бәя артуга каршы булмауларын һәм азык-төлеккә бәя арту сәбәпле бәяләрнең бер урында тора алмауларын бик яхшы аңлауларын җиткерделәр. Әле алай гына да түгел, без 100 сум дә түләргә әзер, ләкин ризыклар тәмле, кайнар булсын һәм үз вакытында гына бирелсен, диделәр.
А.К.: Илсур әфәнде, минем белүемчә, Башкарма комитетта да әле тагын да арттырасы иде дигән фикерләр әйткәннәр?
И.М: Башкарма комитетта мондый хәл булмады. Без ата-аналарның, Азык-төлек департаментының тәкъдимнәрен, фикерләрен игътибар белән тыңладык. Бәя 68 сумнан 12 сумга артты. Ягъни иртәнге аш 3 сумга, төшке аш 9 сумга кыйммәтләнде. Моңа кадәр иртәнге-төшке аш 68 сум тора иде, ә хәзер 80 сум. Мин кабатлап әйтәм, безнең миллионлаган шәһәрләр арасында бу иртәнге-төшке аш өчен иң арзан бәя. Сыйфаты буенча тикшереп карарга була, ул катгый таләпләргә җавап бирә. Һәм без балалар көннең беренче яртысында сыйфатлы кайнар ризык белән тәэмин ителергә тиеш дигән ныклы фикердә торабыз.
А.К.: Илсур әфәнде, шулай да пассажирлар йөртә торган оешмаларның җәмәгать транспортында бәяне арттырырга теләүләре турында нәрсә әйтә аласыз?
И.М.: Пассажирлар йөртә торган оешмаларның Мэр буларак миңа, транспорт министрына, Тарифлар комитетына юллаган күмәк хәбәрләре турында мин бүген сезнең белән бергә белдем. Бүгенге көндә әлеге тарифларны муниципалитет билгеләми. Бу турыда хезмәттәшләр белән бергә фикер алыштык. Иртәгә без алар белән күрешәбез...
А.К.: Бәяне 28 сум итәргә телиләр бит!
И.М.: Тагын бер кат кабатлап әйтәм, моны Тарифлар комитеты тикшерәчәк. Ләкин шунысы ачык: без 28 сумга ризалаша алмыйбыз. Бу бит инфляцияне узып китү дигән сүз. Ләкин исәпләп карарга кирәк. Без иртәгә җыелышабыз, аларның аргументларын тыңлаячакбыз һәм бу турыда шәһәр халкына җиткерәчәкбез.
Без муниципаль унитар предприятиеләребез, бизнес-берләшмәләр белән бик зур эш башкардык. Без “Газель”, “ПАЗик”ларны калдырып, экологик яктан чиста, яхшы, зур автобуслар ала алдык һәм, сер түгел, аларны яңартырга да кирәк. Без тагын да күбрәк халыкның әлеге транспорттан файдалануын телибез. Шунлыктан ул куркынычсыз, кулай булырга тиеш. Шуңа күрә иртәгә безне гади булмаган сөйләшү көтә. Без сезне дә чакырачакбыз һәм бөтенебез бергә Тарифлар комитетына карар кабул итү өчен тәкъдимнәребезне җиткерәчәкбез.
Телевизор караучы: Мин “МЧС” торак комплексында өлеш кертеп фатир төзетүчеләр исеменнән шалтыратам. Йорты “Фон” төзеде, ләкин хәзер төземи. Безне бер генә сорау борчый: фатирларыбызны кайчан ала алырбыз икән?
А.К.: Өстәп шуны да әйтергә кирәк, әлеге тапшыруга бу уңайдан бик күп сораулар белән шалтыраттылар.
И.М.: Без әлеге мәсьәләдән хәбәрдар. Фатир хуҗаларының барысын да исемнәре белән беләбез. Беренче тапкыр әлеге программа белән 2007 елда эшли башладык. Бу вакытта исәптә төзеп бетерәсе 82 йорт иде. Узган ел әлеге исемлектәге 76-нчы йортны кулланышка тапшырдык. Инде тәмамларга күп калмады дип шатланасы гына иде дә бит! Ләкин, кызганыч, бүген тагын шундый 18 йорт, һәм алар арта бара. Һәр йортның үз тарихы. Монда мәсьәләне җиңел генә хәл итеп булмый. Бу очракта мин һәр алданган фатир төзетүчегә мөрәҗәгать итәм: без сезнең һәрберегез өчен чишелеш юлларын эзләячәкбез, хәзерге вакытта шәхсән Президент үзе моны контрольдә тота, кирәк булган вакытта җыелабыз, Яңа ел алдыннан сөйләшү булды, менә әле тагын очраштык.
Тагын бер кат кабатлап әйтәм, ләкин берәү дә мондый катлаулы очрак алдында ялгыз калмаячак. Әлеге мәсьәләне без алданучылар, Хөкүмәт вәкилләре, Торак-коммуналь министрлыгындагы хезмәттәшләр, Премьер-министр, Президент, төзетүче компания әгъзалары белән бергә хәл итәчәкбез. Менә бүген шул ук “Симфония”дә беренче йорт кулланышка тапшырылды, “Кояшлы шәһәрдә” йортны әзерлиләр, мәсьәлә акрынлап чишелә бара.
Телевизор караучы: Исәнмесез! Минем соравым бәяләр буенча: безнең гыйнвар аена килгән квитанциядә җылылык өчен генә 5 мең язылган. Бәя арту нәрсәгә бәйле?
И.М.: Җылылык өчен бәя артмады. Федераль законда үзгәрешләр булуы сәбәпле, без хәзер җылылык өчен бары тик кышкы айларда гына түлибез. Элек исә без ел дәвамында түли идек, ягъни идарә компанияләре әлеге сумманы тигез итеп унике айга бүләләр иде.
Шунлыктан бәяләр арткан кебек тоела. Әле күптән түгел генә Авиатөзелеш районыннан киңәшмәдән кайтып киләм. Метрога төшкәндә яныма пенсия яшендәге ханым килде, 3-нче группа инвалид. Ул миңа үзенең 8 мең пенсия алуы һәм шуның 5 меңен җылылык өчен түләвен әйтте. Адресын алып шәхсән үзем шалтыраттым. Чыннан да, саннар дөрес. Бу гыйнвар ае иде, салкын көннәр күбрәк булды, февральдә исә көннәр җылы булганлыктан ягу киметелә һәм бәяләр дә азрак булачак.
Кешеләр белми дип әйтмәкче буласызмы? Республика территориясендә һәм аның башкаласында аерым гражданнарга ташламалар каралган. Шулай ук кичектереп түләү мөмкинлеге бар. Моның өчен бары тик тиешле органга килеп, гариза гына язарга кирәк. Әгәр дә сезгә ташламалар каралган икән, җылылык өчен субсидия биреләчәк. Шунлыктан һәр нәрсәне игътибар белән өйрәнергә кирәк.
Тагын бер кат кабатлап әйтәм, җылылыкка бәя артмады, бары тик түләү тәртибе генә үзгәрде. Хәзер җылылык өчен 5 мең түләсәк, җәй айларында ноль булачак.
А.К.: Илсур әфәнде, традицион язгы сорау – бу юлларны төзекләндерү. Машина йөртүчеләр кар белән бергә асфальт та эри дип шаярталар. Әле сезон җитмәде, ә шикаятьләр бик күп.
И.М.: Дөресен генә әйткәндә, Алексей, нәкъ менә сезоны. Мин моны интернет аша алынган мөрәҗәгатьләрдән, “Халык контроле” системасыннан чыгып әйтәм, үзебез дә халык арасында яшибез, шул ук юллардан йөрибез. Хәлләрне бик яхшы күрәбез. Кыш тагын рәхимсез булды. Температура бер менде, бер төште. Һәр җепшек көн – ул миокарда инфаркты кебек. Күз алдына китерегез: ноль градус, кар эри, ә төнлә катыра, бер көннән инде 15 градус салкын. Нәтиҗәдә юл капламы бозыла. Без юлларда төзекләндерү алып бара торган компанияләрдән сыйфатлы эш таләп итсәк тә, һава торышы шартларында менә шушы хәлне күрәбез.
Мәсьәләне хәл итүдә ике юл бар: Универсиада, Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына төзелгән юллар гарантиядә, шуннан файдалану һәм узган елда башкарылган капиталь төзекләндерү программасы нигезендә компанияләр юлларны тагын төзекләндерәчәкләр һәм хаталарны төзәтәчәкләр.
Икенчесе – узган ел Президентыбыз 3 миллиард сум акча бүлеп биргән иде. Бу урында аңа рәхмәтемне җиткерәм. Әлеге чаралар ярдәмендә без хәтта шәһәр читендәге юлларны да төзекләндерә алдык.
Бу елда Президент миллиард сум бүлеп бирде һәм мәктәп автобуслары йөри торган юлларны төзекләндерүгә 290 млн. билгеләнде. Хәзергә без гарантиядәге бурыч һәм бюджетта каралган чаралар нигезендә чокырларны ямау эшен башлап җибәрәбез.
Телевизор караучы: Исәнмесез. Минем соравым мондый: туучылар саны арта, балалар бакчалары төзелә, яңа микрорайоннар барлыкка килә, без балалар бакчалары буенча мәсьәләне уңай гына хәл иткән арада, алар инде үсеп җитте. Хәзер инде мәктәпләр җитми. Сез аларны төзергә җыенасызмы?
И.М.: Кыскача гына әйтсәк: әйе, төзиячәкбез. Узган ел, традицияләрне дәвам итеп, ике мәктәп төзедек.
Чыннан да, бездә мәктәпләр җитми, 168 мәктәпнең 60-ы ике сменалы график буенча эшли. Без илебез Президенты Владимир Путинның мәктәпләр ике сменада эшләргә тиеш түгел дигән бурычын беләбез. Без моннан хәбәрдар һәм әлеге максатлар өчен 50 миллиард бүленеп бирелгән федераль программаның гамәлгә ашырыла башлавын көтәбез. Проектлар әзер.
Казанга ким дигәндә яңа 15 мәктәп кирәк. Азинода, Яңа Савин районында, “Салават күпере”, “Кояшлы шәһәр” торак комплексларында мәктәпләр җитми, биредә “кызыл утлар” яна. Тагын бер кат ассызыклап әйтәм, 60 мәктәп 2 сменалы график буенча эшли.
Балалар бакчаларына килгәндә, чыннан да, әлеге программа бик зур иде. Мәсьәлә уңышлы хәл ителә дип әйткән телевизор караучыга рәхмәт. Чыннан да, без узган елны гына 22 яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе ачтык. Гомумән алганда, өч ел эчендә 53 балалар бакчасы төзедек.
Безне бэби-бум шатландыра, узган ел тагын рекорд куйдык, шәһәрдә 24 мең бала туды. Бу безнең өчен бик куанычлы хәл. Ләкин шул ук вакытта бу бик зур җаваплылык өсти. Балалар бакчалары, мәктәпләр төзергә кирәк. Һәм без моны бик теләп башкарачакбыз да. Ләкин нинди генә эшкә алынсаң да, аны үтәп чыгу өчен материаль чаралар кирәк. Без аларны эзләячәкбез, табачакбыз.
А.К.: Илсур әфәнде, йортларны һәм ишегалларын капиталь төзекләндерү мәсьәләләренә дә тукталып үтик. Кризис нәтиҗәсендә әлеге программалар гамәлгә ашырылмый кала аламы?
И.М.: Узган елда Хөкүмәтебез һәм Президент ярдәме белән бер генә программа да үтәлми калмады. Без 2015 елга 2000 йорт төзекләндердек. Бу башкалада урнашкан күпфатирлы йортларның 40%-ы дигән сүз. Бик зур сан, миллиардлаган акчалар дигән сүз бу. Агымдагы елда исә гомуми бәясе 1 миллиард 460 млн сумга 158 йортны төзекләндерергә ниятлибез. Исемлек ачыкланды. Без актив шәһәр халкына мөрәҗәгать итәбез. Йортларда барачак төзекләндерү эшләре вакытында игътибарлы булсагыз иде. Подрядчы төркемнәр белән барысын да алдан хәл итегез. Без сезнең белән бергә эшләргә өйрәндек. Бу елда да эш дәвам итәчәк. Тагын бер кат кабатлап әйтәм, без 158 йортны төзекләндерергә уйлыйбыз.
А.К.: Сез әле күптән түгел генә казанлыларны 2030 елга кадәр Үсеш стратегиясен эшләүдә катнашырга чакырган идегез? Нинди дә булса тәкъдимнәр бармы?
И.М.: Алексей, хәзер мин сезгә сорау бирәм. 2030 елга сез нинди шәһәрдә яшәргә телисез? Сез аны нинди итеп күз алдына китерәсез?
Алып баручы: Хәзер мин сезгә үземнең “теләгәннәремне” санасам...
И.М.: Шулай да, мин очрактан файдаланып, шәһәребез халкына мөрәҗәгать итәм. Бу чыннан да бик мөһим документ. Моңа кадәрге стратегия ике меңенче елларда кабул ителгән иде. Бу яңа гына кризистан чыгып, пенсия, хезмәт хакларын үз вакытында түли башлаган заманнар. Ләкин башлыклар 15 елны алдан күреп, документны дөрес кабул итә алганнар. Алар башкарган эшләр хөрмәткә лаек!
Мин үз вакытында Казанны төзүдә катнашкан пенсия яшендәге өлкәннәргә, эшче халыкка, эшмәкәрләребезгә, мәдәният әһелләренә, спортчыларга, балаларга, студентларга мөрәҗәгать итәм. Без барыбыз да әлеге изге эштә катнашырга тиеш. Киләчәк Казанның нинди булачагын без билгелибез. Әлбәттә, төрле институтлар бар, алар киләчәкләр һәм язачаклар. Ләкин мин аның казанлыларның уртак эше булуын телим.
Без фикерләребезне гамәлгә ашырырга тиеш.
А.К: Аннары кайбер тәкъдимнәрнең әлеге документта чагылуы ихтималмы? И.М.: “Ихтимал” түгел – алар, һичшиксез, чагылачак. Моның өчен безнең портал, сайт бар. Халыктан тәкъдимнәр кабул итү өчен без мөмкинлекләрне арттырачакбыз. Безгә һәр казанлының фикерен ишетү мөһим! Әйдәгез, хыялланыйк, аннан соң аларны гамәлгә ашырыйк.
А.К.: Кызганыч, әмма тапшыруыбыз ахырына якынлашты. Бик күп сораулар калды. Без аларны Илсур әфәнде сезгә җиткерәчәкбез. Аерылышу алдыннан нәрсә дип әйтерсез?
И.М.: Беренчедән, мин аерылышмый, ә “сау булыгыз” дим. Икенчедән, Алексей сезгә, сораулар юллаган телевизор караучыларга, “Эфир” компаниясенә минем белән очрашу әзерләгәнегез өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Аларның сораулары безнең өчен эшкә ориентир булып тора. Без сезнең һәрберегезгә дә җавап бирәчәкбез.
Язның төп бәйрәме якынлашуы уңаеннан... Гомумән, яз – ул ел фасылының иң матур вакыты: кар эри, табигать җанлана, язгы тамчылар, язгы кояш. Кояш нурлары һәр гаиләне җылытса иде!