Казан Мэры катнашлыгында булган “Эфир” телеканалындагы “Тема” телетапшыруының кыскартылган стенограммасы:
Алып баручы: Бу – “Тема” тапшыруы, студиядә Алексей Кулешов, исәнмесез! Студиябез кунагы – Казан Мэры Илсур Рәис улы Метшин. Хәерле кичләр!
И.М.: Хәерле кич!
А.К.: Илсур Рәисович, иң четерекле мәсьәләләрдән – юлларга ремонт ясаудан башлыйк әле. Әлеге тема буенча килгән мөрәҗәгатьләр саны да бихисап. Бу елда юлларны ремонтлауга күпме акча тотылачак һәм иң мөһиме – алар ничек ремонтланачак?
И.М.: Бу елда без миллиард сумнан башлыйбыз, күпме бу яисә азмы? Соңгы биш елны алсак, без юл капламын ремонтлауга 16 миллиард сум тотканбыз. Ягъни санарга бик җиңел: елына якынча өч миллиард сумлап. Монда Универсиадага да, дөнья чемпионатына да һәм башка чараларга да әзерлек керә. Һәм ел саен Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов өстәмә акча бүлеп бирә, аңа зур рәхмәт.
Бу ел да искәрмә түгел, әлегә безнең миллиард сум акчабыз бар, ул түбәндәгечә тотылачак: 330 миллион сумны капиталь ремонтка аеруча да мохтаҗ булган төп магистральләргә һәм юлларга тотачакбыз; юлдагы чокырларны ямарга аерым сумма каралган; 170 млн. сумлап акчаны бистә юлларын ремонтлауга кулланачакбыз. 500 млн. сум ишегалларын һәм квартал эчендәге юлларны ремонтлауга тотылачак, алар ярдәмендә 234 ишегалды һәм 22 квартал юллары рәтләнәчәк. Стартта менә шундыйрак сумма бар безнең.
А.К.: Ягъни хәзергә исемлек төгәл ясалган, һәм өстәмә ни дә булса ремонтланыр дигән өмет юк?
И.М.: Өмет һәрвакытта да булырга тиеш. Әлегә безнең эш күләме бар, алар белән kzn.ru сайтында, Мэрия порталында танышып була. Биредә кайсы юлларга ремонт ясалачаклыгы конкрет күрсәтелгән. Әмма тагы бер искәртәбез: республика һәм шәһәр бюджетына өстәмә акча керү белән, әлеге исемлек киңәер дип өметләнәбез.
А.К.: Әле тагы мәктәп автобуслары өчен юллар да ремонтланачак бит?
И.М.: Әйе, 290 млн. сум Президент мәктәп маршрутлары өчен бирә. Алда әйтелгән миллард сумга өстәмә булып бара ул.
А.К.: Илсур Рәисович, хәзерге вакытта шәһәрнең әлеге максатлар өчен миллиард сумы бар дидегез. Ә юллар идеаль дәрәҗәдә булсын өчен, гомумән алганда, күпме акча кирәк соң?
И.М.: Без әлеге санны атаган идек. Ул мин теләгән аркасында гына шулай түгел. Нормативлар бар. Әйтик, мәсәлән, автомашина 100 мең км үтәргә тиеш, яисә берәр продукт эшләргә тиеш. Юл капламы белән дә шулай ук. Ул һәр 5-6 ел үзгәреп торырга тиеш. Күптән түгел совет утырышына Мәскәү мэры Сергей Семенович Собянин килгән иде. Алар һәр 2 ел юл капламын алмаштырып торалар. Һәр 2 ел бит ул! Аның баш авыртуы акча булмау түгел, ә эшләргә җитешмәү. Чөнки төн эчендә эшләргә кирәк, ә технология буенча каплам “яхшы” булсын өчен 6 сәгать кирәк. Ә бездә 3 сәгать кенә бар. Шуңа да алар һәр 2 ел саен алмаштырырга мәҗбүрләр. Без, Алла боерса, 5,5-6 ел саен алмаштырырга тырышырбыз. Моңа якынча 6 млрд. сум акча кирәк. Миллард бар. Шуның өстенә яңа төзелеш кирәк, яңа юллар, яңа юл чишелешләре, яңа җәяүлеләр кичү юллар. Шуңа да юрганга карап аяк сузабыз инде.
А.К.: Сез юллардан кала ишегалларын да ремонтлаячакбыз дидегез. Теге яисә бу ишегалдын ремонтлауны сорап килгән мөрәҗәгатьләр саны бихисап. Тулаем алганда, кайсы ишегалдына ремонт ясалачаклыгы нинди принцип буенча сайлана, һәм шәһәрлеләр үзләренең ишегалларына ремонт ясалсын өчен берәр ничек йогынты ясый алалармы?
И.М.: Беренчедән, соңгы 5 ел эчендә без ремонт таләп ителгән ишегалларының 40%-ына ремонт ясадык. Сайлану тәртибе: әлбәттә, иң беренче чиратта ишегалдының үзенең торышын карыйбыз, шулай ук идарәче компания, район башлыгы, интернет аша кабул итү бүлегенә килгән мөрәҗәгатьләр, һәм “Халык контроле”, шәһәрлеләрнең “активлыгы” да йогынты ясый. Һәм, әлбәттә, без капиталь ремонт ясалган йортларның ишегалларын рәтләргә тырышабыз, чөнки йортка ремонт ясаганнан соң ишегалларына да “сорала”. Бер программа икенчесе артыннан бара.
Шулай ук халыкның активлык күрсәтүе дә мөһим фактор булып тора. Без аларны игътибар белән тыңлыйбыз һәм аларның активлыкларына җавап бирергә тырышабыз.
А.К.: Йорттагы бөтен кешенең дә интернет аша кабул итү бүлегенә язуы гына аз алайса?
И.М.: Әйе. Аларның үзләренең актив рәвештә катнашулары да кирәк. Мондый мисаллар бар.
А.К.: Телевизор караучылардан тагы бер шалтырату. Исәнмесез.
Шалтырату: Исәнмесез! Кол Гали һәм Фучик урамнары буенча урнашкан элеккеге стоянка инде 2 ел буш тора. Әлеге территория нинди максатларда кулланылачак? Нәрсә урнаштыру планлаштырыла?
И.М.: Биредә паркинглы заманча сәүдә комплексы урнаштырылачак. Планировка проектын раслатырга алып килделәр. Инвестор якын арада әлеге мәйданчыкны эшләп чыгачак.
А.К.: Газон өсләрендә машиналарын калдыручылар белән нишләргә?
И.М.: Күптән түгел Шәһәр Думасының соңгы сессиясендә төзекләндерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында карар кабул ителде: кем дә булса машинасын яшел газон яисә балалар мәйданчыгында калдыра икән, беркетмә төзү кирәк түгел, автоматик рәвештә ЮХИДИга тапшырыла, һәм яхшы гына күләмдә штраф салыначак.
А.К.: Димәк, фотога гына төшереп җибәрү сорала?
И.М.: Фотога төшерәсез, тиешле сайтка җибәрәсез, машинаның номеры һәм кагыйдәне бозу факты күренергә тиеш. Саллы гына штрафлар көтелә. Биредә ЮХИДИ хезмәткәрләре генә түгел, актив шәһәрлеләр дә булышыр дип өметләнәбез. Искәртеп үтәм, штрафлар 2 меңнән алып 3,5 меңгә кадәр булачак.
А.К.: Шәһәрлеләрне тагы бер мәсьәлә борчый: кайчан юл тамгалары барлыкка киләчәк?
И.М.: Тагы бер афәт. Кызганычка, бюджетта аның өчен акчалар каралмаган. Бөтен Казанга моның өчен ел саен 290 млн. сум акча кирәк. Мәсьәләне ТР Президенты чишәргә булыша, өстәмә акча бүлеп бирә. Аларны без бу елда да көтәбез. Әмма кулларны кесәгә тыгып көтмибез – үзәктә ясалган бердәм парковка киңлегеннән кергән акчаларны әлеге максатларга юнәлтергә телибез. Бу - әлегә беренче карлыгач, әмма парковкалар инде керемнәр китерә башлады, аларны без, вәгъдә иткәнебезчә, төзекләндерүгә тотачакбыз, аерым алганда – шул ук юл тамгаларын салуга.
А.К.: Тагы бер мөһим тема – торак йортларга капиталь ремонт ясау. Бу елның программасы инде старт алды. Ничә йорт керәчәк бу елгы программага?
И.М.: Бу елда капиталь ремонт программасына 158 йорт керде, аларның 126-сында комплексы ремонт ясалачак, 32-сендә лифтлар алмаштырылачак. Без инде йортларның өчтән беренә ремонт ясадык, бүгенге көндә 1800 лифт алмаштырылды.
А.К.: Сыйфат буенча сораулар бар. Ә хәзергә актив шәһәрлеләрдән: 80 яшьтән олырак булган пенсионерларга капиталь ремонт өчен түләүләрне кайчан бетерәчәкләр? Мондый норма законда бар бит.
И.М.: Чыннан да, Торак кодексына федераль дәрәҗәдә төзәтмәләр кертелгән, һәм әлеге норма төбәкләр карамагына төшерелгән. Әмма анда бетерү дигән сүз юк – сүз субсидия турында бара: 70 яшьлекләргә 50% ташлама каралган, ә 80 яшьлекләргә - әлеге түләүнең 100%. Әмма әлеге законны республиканың Дәүләт Советы кабул итә, әлегә бездә ул юк, һәм без элеккеге хокукый кырда эшләргә мәҗбүрбез. Шуңа да без шәһәрлеләр белән бергәләшеп эшләячәкбез, һәм Дәүләт Советы депутатлары аша әлеге төзәтмәне керттерергә тырышырбыз.
А.К.: Фәнни шәһәрчектә яшәүчеләрнең берсеннән мөрәҗәгать: Александр Куликов бистәнең кайчан Казанга кертеләчәклеге турында кызыксына.
И.М.: Фәнни шәһәрчек – бүгенге Биектау районы, без хезмәттәшләребез белән зур эш башкардык, аның закон буенча үзенең тәртибе бар. Бүгенге көндә ачык тыңлаулар үтте, соңыннан дума карар кабул итәргә тиеш, аннары – Хөкүмәт карары сорала. Бу елда көзгә “өйләнешербез” дип өметләнәм.
А.К.: Тамашачылардан тагы бер сорау.
Шалтырату: Хәерле кич. Идел буе районыннан сорау бар иде сезгә: Сафиуллин урамы һәм Җиңү проспекты арасындагы участокта урман паркы бар. Дөресен генә әйткәндә, ул бик начар халәттә. Җәен дә ял итәсе килә бит шунда, кышын чаңгыда йөрер идек. Аны төзекләндерсеннәр өчен халыктан нәрсә сорала?
И.М.: Соравыгыз өчен зур рәхмәт. Әлеге территория 2017 елда программага кертеләчәк, әлегә без анда җыештырырбыз, бәдрәфләр ясарга һәм башка мәсьәләләрне чишәргә тырышачакбыз.
А.К.: Балалар бакчалары буенча традицион мөрәҗәгатьләр бар. Мөгаен, хәзерге вакытта балалар бакчаларына язылу чоры булгангадыр. Бәби-бум дәвам иткәнгә, халык янә урыннар булмас дип борчыла...
И.М.: Бәби-бум чыннан да шатландыра. Бүгенге көндә якынча 35 мең бала заявкасы бар, һәм бу гадәти күренеш. 1-нче сенятбрьгә беренче сыйныф укучылары китәчәк, һәм 3 яшьтән зуррак булган сабыйлар өчен урыннар барлыкка киләчәк. Шуңа да бу – Мәгариф идарәсенең район администрацияләре белән алып барыла торган системалы эше. Бу ел да 3 яшьтән зуррак булган балаларга урын җитәр һәм мәктәпкәчә белем ала башларлар дип ышанам.
А.К.: Озын май бәйрәмнәре якынлаша, Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итәчәкбез. Әлеге датаны Казанда ничек бәйрәм итәчәкләр?
И.М.: Без әлеге бәйрәмгә ныклап әзерләнәбез. Бүгенге көндә Казанда 18390 ветеран яши, һәм аларның һәрберсе безнең өчен кадерле, һәрберсенә кадер-хөрмәт күрсәтәсебез килә. Бәйрәм микрорайоннарда, мәктәпләрдә, предприятиеләрдә, паркларда һәм скверларда оештырылачак. Шәһәрлеләрне бай эчтәлекле программа көтә. Бу – илебезнең, совет халкының зур батырлыгын искә алу өчен бер мөмкинлек.
Без – шәһәр, республика җитәкчелеге, Президентыбыз – әлеге бәйрәмне оештыру өчен кулдан килгәннең барысын да эшләдек. Бәйрәм ветераннарыбызга шатлык, яз, өмет алып килер дип ышанасы килә.
А.К.: Шәһәрлеләр бу елда “Үлемсез полк” акциясе булу-булмау турында кызыксына, булган очракта, кайчан башланачак?
И.М.: Әйе, һичшиксез булачак. 14.00 сәгатьтә җыелышабыз, 15.00 сәгатьтә Россия акциясе масштабында старт биреләчәк. Казан да, Татарстан да анда катнашачак, һәм без дә һичшиксез кушылачакбыз. Барыгызга да ныклы сәламәтлек һәм изге теләкләрдә калабыз!