Казан Мэрының Казан шәһәре Думасының V хисап сессиясендәге
чыгышының кыскартылган варианты:
Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич! Хөрмәтле депутатлар һәм чарада катнашучылар! Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре!
Сезнең игътибарга Казан мэриясенең 2015 елдагы эшчәнлегенә кыскача хисапны тәкъдим итәм. Без барлык бүлекчәләрнең эше турында тулы хисап – нинди эшләр башкарылганлыгы һәм агымдагы елга планнары турында тыңлап үттек.
Икътисад
Иртәгәге Казан – иң беренче чиратта постиндустриаль шәһәр, әмма шәһәр икътисадының нигезен һәм фундаментын һәрвакытта да зур предприятиеләребез тәшкил итә.
Барлык җитештерелгән территориаль продукт, якынча бәя буенча, 604,3 млрд. сумны тәшкил итә. Шәһәр икътисадына кертелгән инвестицияләр күләме – 169,7 млрд. сум.
Сәнәгать җитештерүенең һәм берәмләп сату сәүдәсе әйләнешенең темплары кимүе күзәтелә.
Казанда сәүдә мәйданнары белән тәэмин ителеш 1000 кешегә 1100 кв.м тәшкил итә, ягъни нормативны 279 кв. м.-га узган. Шәһәрдә 21 технопарк һәм бизнес-инкубатор бар. 2015 ел дәвамында тагы 5-әү ачылды. Икътисадта мәшгуль кешеләрнең уртача хезмәт хаклары 33271 мең сумны тәшкил иткән, үсеш темпы – 104% дәрәҗәсендә.
Эшсезлек дәрәҗәсе үсеше – 0,79%. Әлеге юнәлештә безгә, һичшиксез, яхшылап эшләргә кирәк, бездә үсеш нокталары да, үсеш алган вакансияләр ярминкәсе дә бар.
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Әлеге өлкәдә Казан мэриясе бүлекчәләрендә 2020 елга кадәрге программа белән расланган бердәм система эшләнде. Хокукый актларның ришвәтчелеккә каршы экспертизасы булдырылды. Хисап елында 474 проект тикшерелде. Аларда коррупциоген факторлар табылмаган. Бәйсез экспертиза өчен барлык проектлар да интернет челтәрендә урнаштырыла һәм шәһәр прокуратурасына юллана.
Без актив рәвештә “Палиграф” системасын куллануны дәвам итәбез. 2015 елда 429 хезмәткәр һәм вакант урыннарга дәгъва кылучы тикшерү үтте. Хезмәткәрләрнең эш вакытын һәм эшчәнлеген бәяләр өчен “Дисциплина” мәгълүмати контроль системасын керттек.
Бюджет
Шәһәр территориясеннән 2015 елда бюджетның барлык дәрәҗәләренә дә 117 млрд. сумнан артык салым керемнәре керде. Үсеш темпы 115,9%-ны тәшкил итә.
Шәһәр бюджеты керемнәре 22 млрд. 121 млн. сумны тәшкил итә, шуларның 60% (13 млрд. 387 млн. сумы) салым һәм салымныкы булмаган керемнәргә туры килә, түләүсез керемнәр исә 40% (8 млрд. 734 млн. сум) тәшкил итә.
Төзелеш һәм архитектура
2015 елда 762 039 кв.м. торак, 3704 урынга 22 балалар бакчасы; 1450 урынга 2 мәктәп кулланышка тапшырылды; “Алтын алка” каплаулы боз шугалагы төзелеше ахырына якынлашты; 18 универсаль спорт мәйданчыгы төзелде.
Бер ел эчендә “Салават күпере” торак комплексында 4 йортны тапшыруга ирештек, шулай ук М14 торак комплексында бер йорт эксплуатациягә тапшырылды. Төзүчеләребезнең киләчәккә планнары зурдан.
“Салават күпере”, М14, “Светлая долина”, “Седьмое небо” торак комплекслары үсеш нокталары булып тора. Барлык проектлар да экспертиза үтте, барлык спорт мәйданчыкларында да эшләр башланды.
Өлеш кертеп фатир алучылар проблемасы
2015 елда өлеш кертеп фатир алучылар өлкәсендә контроль буенча эш дәвам ителде.
Казанда 82 проблемалы йорт – ун меңләп алданган өлеш кертеп торак алырга теләүчеләр. Әлеге зур исемлектән 76 йорттагыларны күчергәч, проблема тәмамланды дип уйлаган идек. Калган 6 йортның 2-се инде кулланылышка тапшырылырга әзер. Мондый зур сабактан соң, башка алданулар булмас дип уйлаган идек.
Җәмәгать транспорты, парковкалар
Автобус паркы 60%-ка яңартылды. НефАЗ, МАЗ һәм ПАЗ маркаларындагы зур сыйдырышлы, түбән идәнле 539 автобус сатып алынды. 40 трамвай һәм 58 троллейбус булдырылды.
Шул ук вакытта паркның тузганлыгы 45%-тан алып 70%-ка кадәр тәшкил итә.
Өч ел дәвамында кулланышның норматив срогын үткән 2006-2008 елларда сатып алынган 350 автобус, шулай ук 35 трамвай һәм 75 троллейбусны алмаштыру планлаштырыла.
Юлларны ремонтлау
Күп еллардан соң юлларны масштаблы ремонтлау шәһәр читләренә дә барып җитте.
Узган биш елда, Универсиадага әзерлек вакытындагы юллар реконструкциясен һәм төзелешен исәпкә алганда, шәһәрдә юлларның һәр өченче квадрат метры ремонтланды.
Бу елда республика бюджетыннан Казан юллары һәм ишегалларына капиталь ремонт ясауга 1 млрд. сум бүлеп бирелергә тиеш. Әлеге акчага якынча 600 мең кв. метр мәйданда ремонт ясау планлаштырыла.
Моннан кала, мәктәп автобус маршрутларын норматив торышка җиткерү өчен республика бюджетыннан 290 млн. сум бүлеп бирү көтелә.
Төзекләндерү һәм яшелләндерү
Татарстан Президенты карары буенча 2015 ел Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде, шуның ярдәмендә башкарылган эшләр дә үзләренең масштаблары белән әйтеп бетергесез кыйммәткә ия иделәр.
25 парк һәм скверга попечительләр советы булдырылды. Үз эченә 28 объектны алган шәһәр паркларын торгызу программасы расланды, аларның мәйданы гамәлдәге барлык парк зоналарының яртысын алып тора.
Әлеге максатларга республика бюджетыннан бүленеп бирелгән 310 млн. сум күләмендәге акча өч тапкырга арттырылды һәм меценат-предприятиеләр катнашлыгы аркасында 900 млн. сумны тәшкил итте.
Өченче ел рәттән “Чәчәк ата торган Казан” акциясен уздырабыз, аның ярдәмендә шәһәрне чәчәкләр белән бизәү яңа дәрәҗәгә җиткерелде.
Узган елда төзекләндерелгән Кремль яр буеның беренче 3,5 километры шәһәрлеләр һәм башкала кунаклары арасында зур резонанс тудырды.
Бу елда Кабан күле буенда “Эластик тасма” уникаль проектын тормышка ашыра башлаячакбыз.
ТКХ. Күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау
2008 елда старт алган Күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясау программасы ярдәмендә 2026 йорт 12,62 млрд. сумга ремонтланды.
Түбә, фасад, подъезд, электр, җылылык һәм су белән тәэмин итү системалары тәртипкә китерелде, лифтларның 30% алмаштырылды.
2015 елда 1,16 млрд. сумга 187 йортка комплекслы ремонт ясалды. 104 йорттагы 372 лифтка 33 млн. сумга заманча диспетчерлау системасы урнаштырылды.
2015 елда әлеге программада барлыгы 291 йорт катнашкан.
2016 елда программага 1,45 млрд. сумга 158 йорт кертелде.
Йорт яны территорияләрен төзекләндерү
Йортларга ремонт ясау белән бергә, 2015 елда йорт яны территорияләрен төзекләндерү буенча да зур эш башкарылды.
Халыктан килгән күпчелек мөрәҗәгатьләрне исәпкә алып, 260 мең кв. метрдан артык булган гомуми мәйдандагы 25 квартал эчендәге юллар һәм 220 ишегалды ремонтланды. 3 меңнән артык өстәмә парковка урыннары булдырылды. Тулаем алганда, башкарылган эшләрнең уңай нәтиҗәсен 80 меңнән артык казанлы күрә алды.
Интернет аша кабул итү бүлегенә килгән мөрәҗәгатьләрнең 70 проценты – төзекләндерүгә багышланган мәсьәләләр. 6-7 елдан соң без, шундый темпларны саклап эшли алсак, Казанның барлык ишегалларында да ремонт эшләрен төгәлләячәкбез.
Ачык Казан
Без хәзерге вакытта иске тармакка яңа технологияләр кертү белән шөгыльләнәбез. “Ачык Казан” системасы шәһәребездә 4 ел дәвамында гамәлгә ашырылып килә. Система эшләгән вакытта халыктан килгән 1,173 млн. гариза каралды, шул исәптән 2015 елда гына да – 310 млн. гариза.
2015 елда гаризаларны тормышка ашыру күләме 99,7% тәшкил итте. Бүгенге көндә системада зур идарәче компанияләр, 185 подрядчы һәм 5 ресурслар белән тәэмин итә торган оешма эшли. Бу – күп фатирлы йортларның 85%.
Демография. Белем бирү
Казанда инде җиденче ел рәттән бәби-бум. 2015 елда шәһәр үзенең демографик рекордын янә яңартты: 24063 сабыйның тууы теркәлде. 2014 ел белән чагыштырганда, бер мең сабыйга күбрәк дигән сүз. Соңгы 15 елда туучылар саны өч тапкырга арткан! Шуңа бәйле рәвештә без балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзү турында да даими уйланабыз.
Президент тарафыннан булдырылган “Бәләкәч” программасы һәм “Юл картасы” федераль проекты зур роль уйный. Өч ел эчендә генә дә Казанда 55 яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзелде, шуларның 22-се – узган елда (шул исәптән 2-се – шәхси). Моннан кала, 2015 елда 26 гамәлдәге балалар бакчасында 975 өстәмә урын булдырылды.
Хәзерге вакытта Казан шәһәренең балалар бакчаларына 65 меңнән артык сабый йөри. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре белән тәэмин ителеш шәһәребездә 75% тәшкил итә, бу исә Россия күрсәткечләреннән (63%) 11%-ка күбрәк дигән сүз.
Физкультура һәм спорт
2016 елның 1-нче гыйнварына физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүче казанлыларның саны 441918 кеше булган, ягъни 3 яшьтән алып 79 яшькә кадәрге казанлыларның 39,65% дигән сүз.
2015 елда 18 универсаль спорт мәйданчыгы, “Алтын алка” боз аренасы, 179-нчы номерлы гомуми белем бирү мәктәбе янында спорт корылмалары һәм 12-нче гимназиядә спорт залы, Җиңү паркында, “Крылья Советов” һәм “Континент” паркларында спорт мәйданчыклары төзелде.
Ел дәвамында 50 спорт төре буенча 240 спорт чарасы оештырылды.
Керү туризмы
Казан Россиянең туристик Мәккәсенә әйләнеп бара – бу минем күзәтүләр генә түгел, ә статистика күрсәткечләре.
2015 елда шәһәргә 2,1 млн. турист килгән, бу исә 2014 ел белән чагыштырганда (1,75 млн.) 20%-ка күбрәк дигән сүз.
Бер ел эчендә 6 яңа кунакханә ачылды. Кунакханәләрнең уртача тулылыгы ел дәвамында 54% тәшкил иткән, бәйрәм көннәрендә исә әлеге күрсәткеч 90%-ка кадәр җиткән.
Бүгенге көндә Казан яңа имидж, яңа образ алуга иреште – ачык, заманча, кунакчыл, имин, төзекләндерелгән шәһәргә әйләнде!
Хөрмәтле депутатлар һәм чакырылган кунаклар!
Казан күп позицияләр буенча ышанычлы итеп алга бара. Бу – Рөстәм Нургалиевич җитәкчелегендәге республикабыз эшенең нәтиҗәсе, республикадагы хезмәттәшләребез, залда утыручыларның эше нәтиҗәсе.
Бу – предприятиеләребездәге җитәкчеләр һәм хезмәт коллективларының, эшмәкәрләребезнең, битараф булмаган казанлыларның эше нәтиҗәсе.
Безнең алда яңа бурычлар һәм яңа чакырулар.
Без төп документ – Казан үсеше стратегиясе 2030 өстендә эшли башлыйбыз, һәм безгә аны әзерләү барышында казанлыларның фикерләрен дә ишетү кызыклы булачак.
Яңа Стратегиянең төп бурычы, төп мәгънәсе – Казанны барлык казанлылар өчен дә иң уңайлы, иң төзекләндерелгән шәһәр итү!