Бу елның ахырына Кол Гали урамындагы “Оазис-2” торак комплексы төзелеше тәмамланачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы март). Бу елның азагына Казанда Кол Гали урамында “Оазис-2” торак комплексы төзелеше тәмамланачак, аңа 20 катлы 2 йорт һәм күпдәрәҗәле автостоянка керәчәк. Казан Мэры Илсур Метшин торак комплексы төзелешен карап кайтты.
Шәһәр җитәкчесен Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы урынбасары Евгений Варакин һәм “Стандартстрой” ҖЧҖ төзүче ширкәтенең директоры Алексей Долла озата йөрде.
Төзүче сүзләренә караганда, “Оазис-2” торак комплексы 20 катлы ике йорттан торачак, һәрберсендә 170 фатир булачак, шулай ук 238 машина сыйдырышлы 1960 кв.метр мәйданлы күпдәрәҗәле парковка ясау планлаштырыла.
Әлеге территориядә, Алексей Дола сүзләренә караганда, проект документациясе буенча 3 балалар мәйданчыгы, физик күнегүләр белән шөгыльләнү өчен, өлкәннәрнең ялы өчен мәйданчыклар булдырылачак, яшел үсентеләр утыртылачак, шулай ук йорт янында 138 машинага исәпләнгән аерым парковка зонасы ясалачак.
“Элегрәк төзелгән йортлардан аермалы буларак, биредә берьюлы паркинглар да, балалар мәйданчыклары да булачак. Төзүчеләрнең территориягә комплекслы рәвештә якын килүләре сөендерә - торак төзеп кенә калмыйлар, яңа торак комплексларын төзегәндә исәпкә алынырга тиешле барлык сорауларны да чишеп киләләр”, - дип хуплады Илсур Метшин проектны.
Булдырылган шартлар, шулай ук якында гына 3 балалар бакчасы һәм мәктәп булуы әлеге йорттагы фатирларга булган сорауны арттырган. “Сатуга старт бирелгәннән соң торакның 38%ы инде сатылды”, - дип хәбәр итте ширкәтнең директоры.
Киңәшмә барышында шәһәр Мэры объектны тапшыру вакытлары белән кызыксынды: проект төзелеше план буенча 2016 елның 3 квраталында тапшырылырга тиеш булса да, төзүчеләр аны бу ел азагына инде бетерергә, киләсе елның беренче кварталында кулланышка тапшырырга планлаштыралар.
“Торак кирәк. Төзелеш индустриясендә ныклап эшләвегез яхшы, сезнең аркада кирпеч, цемент һәм башка кирәк булган материаллар күпләп чыгарыла. Краннар эшли икән, димәк, Казанда тормыш кайный”, - дип йомгаклады сүзен шәһәр җитәкчесе һәм төзүчеләргә уңышлы һәм тиз арада объектларын тапшыруларын теләде.