Казанда "WorldSkills International" комиссиясе әгъзалары инспекцион визит белән килделәр
Бүген Казан ратушасында 2019 елда “WorldSkillsCompetition” һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын уздыру хокукына Казан шәһәре кандидатының заявкасын тәкъдим итү тантанасы була.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче март). Кичә кичен Казанга инспекцион визит белән президент Саймон Бартли җитәкчелегендә “WorldSkills International” (WSI) комиссиясе әгъзалары килде. Казанның халыкара аэропортында кунакларны ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан Мэры Илсур Метшин, “Спорт проектларының башкарма дирекциясе” автоном коммерцияле булмаган оешмасының генераль директоры Азат Кадыйров һәм башкалалар каршы алды.
ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүген WSI инспекцион комиссия әгъзалары Татарстанның Лаеш районында “WorldSkillsArena” күргәзмә үзәгенең капсулын салуның рәсми тантанасында катнашачаклар. Көннең икенче яртысында Казан ратушасында 2019 елда “WorldSkillsCompetition” һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын уздыру хокукына Казан шәһәре кандидатының заявкасын тәкъдим итү тантанасы була.
Белешмә өчен:
WorldSkills – халыкара коммерциячел булмаган хәрәкәт, аңа 1950 елда нигез салынган, максаты – эшче һөнәрләренең абруен күтәрү һәм һөнәри белемне үстерү. Хәзерге вакытта ул 72 илне берләштерә, Россия аңа 2012елның маенда кушылды.