Мэр шәһәр хезмәтләренә шәһәр файдасы өчен бердәм бурычларны чишүдә коммерцияле структуралар белән хезмәттәшлекне җайга салырга кушты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче февраль). Казан оешмалары һәм предприятиеләре белән эшләгән вакытта “корал” – штрафка тарту һәм шелтә белдерү – куллану гына җитми, шул ук вакытта эшмәкәрлек белән бер телдә сөйләшә белү, вакыт табып, шәһәр файдасына бердәм бурычларны чишәр өчен компания җитәкчесе белән очрашу да кирәк. Бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин шундый фикер җиткерде.
Шәһәр җитәкчесе билгеләп үткәнчә, күптән түгел тротуарларны һәм йорт яны территорияләрен чистарту мәсьәләсенә кагылышлы сораулар буенча гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләрне анализлаган вакытта берәмләп сату челтәрләре кибетенә кергән урында карның сыйфатсыз итеп чистартылу факты ачыкланган. Мэр хәзерге вакытта аерым кибет челтәрләренә керү территорияләрен чистарту эшләре ничек башкарылуы белән кызыксынды.
Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Иван Кузнецовның сүзләренә караганда, челтәр милекчеләре белән очрашу оештырылган, шуннан соң компания җитәкчелеге подрядчы оешмалар белән эшне көчәйткән һәм яндагы территориядән карны чистарту һәм чыгару буенча үзенең хезмәткәрләрен җәлеп итеп берничә “шимбә чистартулары” үткәргән.
“Диалог барышында барысы да чишелә, бу – моның күрсәткече! Нәтиҗәләр үзләре үк сөйләп тора: очрашып күзгә-күз карау да җитте һәм мәсьәлә чишелде”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Шәһәр хакимияте һәм эшмәкәрлекнең матур үрнәге буларак шәһәр җитәкчесе “Чәчәк ата торган Казан” акциясен китерде. “Әйе, барлык предприятиеләр дә узган ел катнашмады – акыллы финансчы үзенең акчаларын кая тотуын алдан ук планлаштырып куя. Әмма күпчелек җитәкчеләр 2015 елда үзләренең финплан чыгымнарына территорияләрен яшелләндерүне һичшиксез кертәчәкләрен белдерделәр”, - дип искәртеп үтте И.Метшин.