(KZN.RU, 17-нче июнь). 22 һәм 23 июнь көннәрендә Казанда “Берег” скульптура-инсталляция беренче шәһәркүләм фестивале узачак. Иң яхшы дип танылган фестиваль нәтиҗәләре Казан паркларын, скверларын һәм ишегалды территорияләрен бизәп торырга тиеш. Бүгенге эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин шундый фикер белдерде.
Фестивальне Казанның Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе шәһәр мохитен төзекләндерү өлкәсендә яңа идеяләр эзләү, аерым алганда кече архитектура формаларын эзләү максатыннан оештыра. Фестивальдә катнашуга барлык теләүчеләр, шул исәптән, профессиональ архитекторлар, дизайнерлар, скульпторлар, профильле уку йортларының студентлары яисә авторлар коллективлары (6 кешедән дә артык түгел) чакырылган.
Киңәшмәдә шәһәрнең баш архитекторы Татьяна Прокофьева хәбәр иткәнчә, башланган каникулларга карамастан, конкурска заявкалар шактый кабул ителгән. Эскизларны караганнан соң казыйлар 16 командага үз инсталляцияләрен тәкъдим итү мөмкинлеге биргән.
Беренче конкурс “Берег” исеме астында узачак, дип өстәде ул. Барлык эшләр “Ривьера” комплексы янындагы Казансу елгасының уң ярында урнашачак. Быел скульптура эшләү өчен төп материал итеп экологик булган агач һәм тукыма сайланган. “Иң кызык нәтиҗәләрне сыйфатлырак материалдан эшләп, шәһәрдә урнаштырырга тәкъдим итәбез”, - дип билгеләде баш архитектор.
Әлеге фикерне Казан Мэры Илсур Метшин хуп күрде. Районнар башлыкларына, Башкарма комитет Җитәкчесенә, Тышкы төзекләндерү комитеты вәкилләренә әлеге фестивальдә катнашырга киңәш итте. “Шәһәргә гадәти булмаган кече архитектура формалары кирәк. Бу үзенә күрә лоск, теләсә нинди цивилизацияле дәүләт атрибуты. Шәһәрдә төрле юнәлештәге архитектура формалары өчен урын табылачак”, - диде Мэр. Алар, шәһәр башлыгы фикере буенча, сквер, парк, ишегалды территорияләрен бизи алыр иде. “Халыкта һәм кунакларыбыз арасында мондый урыннар популяр”, - дип билгеләде ул.
Мондый фестивальләрне даими үткәрергә кирәк, дип саный И.Метшин. “Безнең рәссамнарыбызның, архитекторларыбызның, скульпторларыбызның, шул исәптән, яшьләр арасында, иҗат итү мөмкинлеге булырга тиеш. Аларның кыю карарлары шәһәребезне бизәргә тиеш”, - дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.
И.Метшин шулай ук яшь талантларны кызыксындыру формаларын уйларга кушты.