21-нче һәм 22-нче июньдә Аэропортның һәм Универсиада Авылындагы 3500 урынлык төп ресторанның әзерлеге тикшереләчәк.
(KZN.RU, 17-нче июнь). Казанда барган “Универсиаданың 4 көне” масштаблы өйрәтүләр бөтен хезмәтләргә дә Уеннар вакытында бернинди өзеклекләрсез, бердәй механизм кебек эшләргә ярдәм итәчәк. Әлеге 4 көн эчендә табылган бөтен кимчелекләр дә бетерелергә тиеш, дип ассызыклады Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында.
“Бу атнада безнең алда иң җаваплы өйрәтүләр – 21-нче һәм 22-нче июнь көннәре. Аэропортның һәм Универсиада Авылындагы 3500 урынлык төп ресторанның әзерлеге тикшереләчәк, шулай ук спортчыларны, волонтерларны һәм ачылу тантанасы тамашачыларын илтү эшләнеп бетереләчәк. Шул исәптән, 22-нче июньдәге өйрәтүләр вакытында беренче тапкыр хәрәкәт өлешчә ябылачак. Без бу хакта шәһәр халкына алдан ук хәбәр иттек, шулай да автомобиль хуҗалаларына тагын бер тапкыр чикләүләр һәм альтернатив узу юллары турында хәбәр итәргә кирәк. Җәмәгать транспортлары өчен бернинди дә киртәләр булмаячак”, - диде Мэр.
Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриев 8-нче һәм 15-нче июньнәрдә узган өйрәтүләр нәтиҗәсен җиткерде. “Өйрәтүләр персоналларның Уеннарда катнашучыларны һәм кунакларны кабул итүгә әзерлек дәрәҗәсен тикшерүгә, ярышларны оештыручылар һәм башка идарә системаларының үзара бәйләнеше механизмын эшләп җиткерүгә юнәлдерелгән иде”, - диде ул.
Һәр көнне өйрәтүләр үз сценариясе буенча уза, алар тулысынча Универсиаданың спорт һәм спорт янындагы программасы расписаниясен кабатлый. “Бу оештыручыларга һәм персоналга булачак чараның реаль масштабын тоярга ярдәм итә. Өйрәтүләрнең беренче көне 8-нче июньдә үтте. Ул 12-нче июль расписаниясен кабатлады. Бу көнне Универсиаданың 24 спорт объекты эшкә кушылган иде, аларда спортның 14 төре буенча ярышлар һәм тренировкалар узды. Узган шимбәдә өйрәтүләр Уеннарның дүртенче көне – 10-нчы июль расписаниясе буенча узды. Спортның 15 төре буенча 30 спорт объекты сыналды”, - диде Илгиз Фәхриев.
Физик культура һәм спорт Комитеты рәисе сүзләренә караганда, спорт чараларының бөтен катнашучылары да алдан расланган график буенча Халыкара мәгълүмат үзәгенә килеп җиткәннәр, ул Универсиада Авылында урнашкан. Уеннарда билерәчәк аккредитация бейжейкларының аналоглары үрнәген алганнан соң, спортчылар тренировкалар һәм ярышлар барган урыннарга киткән.
Объектларда бөтен хезмәт күрсәтү хезмәтләре дә эшләнгән – спортчыларның һәм делегацияләрнең килүе һәм китүе, командаларны каршы алу һәм урнаштыру, ярыш һәм тренировкалар процессы, бүләкләү тантанасы, шулай ук медицина хезмәте, куркынычсызлык хезмәте, судьялар һәм башкаларның эшләре.
“Универсиаданың 4 көне” өйрәтүләре вакытында барлыгы 170 хезмәт күрсәтү хезмәте сыналачак.
“Өйрәтүләрнең беренче көнендә кайбер объектларда эшләнелеп бетмәгән яклар һәм кисәтүләр булды. Алар бөтенесе дә анализланды һәм 15-нче июньгә тулысынча бетерелде. Моны бөтен функциональ юнәлешләр буенча да барган өйрәтүләр күрсәтте. 21-нче июньдә узачак өйрәтүләр “Казан” халыкара аэропортының һәм Универсиада Авылының кунакларны кабул итүгә әзерлеген күрсәтәчәк. 22-нче июнь 6-нчы июльне – Уеннарның ачылу тантанасы узган көнне кабатлаячак”, - диде Илгиз Фәхриев.
“Өйрәтүләр вакытында без булган кимчелекләрне бетерәбез. Өйрәнгәндә авыр булса, сугышканда – җиңел булыр - бу нәкъ менә шул очрак. Бөтен хезмәтләрнең дә үзара бәйләнешләрен барлап бетерү мөһим. Министрлыклар, федерацияләр, башкарма дирекцияләр, хөкүмәт органнары, махсус хезмәтләр – бөтенесе дә бердәй команда булырга тиеш. Өйрәтүләр нәтиҗәсе күрсәткәнчә, без юкка гына шундый зур эшләр башкармаганбыз һәм үзебезнең вәкилләребезне Шэньжэньга һәм башка шәһәрләргә җибәрмәгәнбез икән. Универсиада старт алганчы, бөтен кимчелекләрне дә юкка чыгарырга кирәк”, - дип искәртте Илсур Метшин.
Казан ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рөстәм Ибраһимов хәбәр итүенчә, узган ял көннәрендә “Казан-Арена” яңа футбол стадионына керүче төркемнәрнең беренче тикшерүләре узган. “Транспортировка гадәти режимда, светофорларда туктап 23 минут дәвам итте. Хәрәкәтне туктату белән бу вакыт 15 минут алыр дип көтелә. Аңа тагын 2 минут керү өстәлә. Шулай итеп, без Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) куйган интервалга сыешабыз”, - диде Рөстәм Ибраһимов.
“Бүгенге көндә икеләнүче кешеләрнең күп булуы начар, халык һаман да юлларның ябылуыннан курка. Димәк, хәрәкәтне чикләүләр 6-нчы һәм 17-нче июльдә генә булачагын начар аңалатабыз. Хәтта бу көннәрне дә хәрәкәт өлешчә Зур Казан Боҗрасында гына ябылган булачак. Бөтен чишелешләр дә эшләячәк. Хәрәкәт бөтенләй чикләнелмәячәк, Универсиада вакытында теләсә нинди урынга иркенләп узарга мөмкин булачак”, - дип йомгаклады Казан Мэры һәм тиешле хезмәтләргә шәһәр халкына Универсиада узган вакытта хәрәкәтне оештыру турында активрак хәбәр итәргә кушты.