"Әкият" курчак театры янындагы шәһәрчектән казанлылар канәгать калды.
(KZN.RU, 8-нче гыйнвар). Киләсе елда Казандагы Яңа ел шәһәрчекләренең саны артырга, ә үзләре исә тагы да – масштаблырак оештырылырга тиеш. Агымдагы елда шәһәр хакимияте инициативасы белән яңа “Әкият” курчак театры янындагы мәйданчыкта беренче тапкыр төзелгән боз шәһәрчеге белән танышканда, Казан Мэры Илсур Метшин шундый йөкләмә бирде. “Балалар үзләренең ата-аналары белән бөтен Казаннан бирегә килә, димәк, без дөрес юнәлештә эшлибез”, - дип шәһәрчектән алган тәэсирләре белән уртаклашты Мэр.
Казан Мэры Илсур Метшин белән шулай ук Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйлә Фазлеева, Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, Вахитов һәм Идел буе администрациясе башлыгы Андрей Лобов һәм “Казгорсвет” МУП директоры Рөстәм Габделхаков та боз шәһәрчеген карап кайтты.
“Әкият” театры каршындагы боз шәһәрчеге 28 декабрьдә ачылды. Монда лабиринт, таулар, чыршылар, Кыш бабай һәм Кар кызы – барысы да боздан. Сабыйлар рәхәтләнеп “тау-тозак”тан бозлы бассейнга төшә, биредә аларны ата-аналары каршы ала. Зуррак яшьтәгеләре исә зур таудан ледянкаларда шуа. Зур тауның аскы өлешендә урыны-урыны белән бозның “ватылган” җирләрен дә күреп була, бу исә тулаем куркынычсызлыкны тәэмин итмәскә мөмкин, дип билгеләп үтте Илсур Метшин. Рөстәм Габделхаков таудагы боз даими рәвештә шомартыла, әмма балалар шуның кадәр актив рәвештә ял итүе сәбәпле, боз катламы еш таушала диде.
Илсур Метшин боз шәһәрчегенә килгән Әмәт поселогында яшәүче 14-нче номерлы рус-татар урта мәктәбе укучысы Адельдән тау ошыймы дип кызыксынды. Биредә бик тә күңелле, дип җавап бирде малай. Татар телен өйрәнүдә кайбер кыенлыклары булган малайга шәһәр башлыгы телне өйрәнүдә уңышлар теләде.
Шәһәр башлыгы балаларны һәм аларның ата-аналарын Яңа ел бәйрәмнәре белән котлады. “Бу елда шәһәрдә Яңа ел шәһәрчекләре күп, әмма монысына курчак театры янында урнашканга аерым игътибар бирелде. Башта биредә торак йорт төзергә теләгәннәр иде, әмма соңрак җәен дә, кышын да йөри алырлык парк булдырырга дигән карарга килдек”, - дип сөйләде Илсур Метшин бирегә килгән шәһәр хакимиятенең инициативасын бәяләгән башкала кешесенә.
Исегезгә төшерәбез, Яңа ел алдыннан гына да Казанда 72 бәйрәм чыршысы шәһәрчеге ачылды, бу узган ел белән чагыштырганда 21-гә күбрәк дигән сүз.
.