(KZN.RU, 7-нче гыйнвар). Казан полицейскийлары шәһәрдәге яңа ел мәйданчыкларында патруль хезмәтен башкаруларын дәвам итә. Моның хакта бүген Мэриядагы эшлекле дүшәмбедә РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе башлыгы Валерий Красильников хәбәр итте.
Ул хәбәр иткәнчә, Казанның 40 яңа ел мәйданчыгында, шул исәптән Меңьеллык паркындагы үзәк шәһәр чыршысында һәм җиде районда, тәүлек буе патруль-пост хезмәте полкының парлы постлары эшли. 32 ишегалды чыршысында участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар тәртип саклый. Аларның эш графигы – кичке биштән алып чара беткәнчегә кадәр. Шул исәптән, җәмәгатьчелек урыннарында тәртип саклау өчен 5561-нче номерлы гаскәри частьның хәрби хезмәткәрләре саныннан өстәмә көчләр җәлеп ителә.
«ЮХИДИ һәм патруль-пост хезмәте машиналары патрульлек итү маршрутлары бәйрәм чаралары үтә торган урыннарга якынайтылган», – дип өстәде В.Красильников.
«Яңа ел төнендә гражданнарның иминлеген 1252 полиция хезмәткәре тәэмин итте. Тәртип бозулар булмады дип теркәлде”, дип җиткерде ЭЭМ шәһәр буенча идарәсе башлыгы.
Бәйрәм атнасында шәһәрдә 180 җинаять эше кылынган, шул исәптән сәламәтлеккә махсус рәвештә авыр зыян салу буенча 9 факт теркәлгән, дип хәбәр итте ул (күпчелек очракта “исерек” җинаятьләр, пычак белән сугышу очраклары), 1 талау, 12 талау, 122 караклык, 8 урлау, 14 “социаль алдашу”. Әлеге җинаятьләрнең һәр дүртенчесе шунда ук фаш ителгән.
Юл статистикасына килгәндә, әлеге вакыт аралыгында 38 юл-транспорт һәлакәте булган, 28 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Юлларда һәлак булучылар юк. В.Красильников мәгълүматларына караганда, юл-транспорт һәлакәтләренең иң күп саны, Казан шәһәренең Киров районында теркәлгән. “Бер атна эчендә алкоголь эчемлекләр кулланып исерек хәлдәге машина йөртүчеләр катнашында 12 юл-транспорт һәлакәте булган. 224 исерек машина йөртүче тоткарланган. Бу шактый зур сан”, - дип ассызыклады В.Красильников.
Җәмәгатьчелек урыннарында алкоголь эчемлекләрне артык кулланулары өчен 116 граждан полиция бүлекчәләренә китерелгән. Совет районы, күрсәткечләр буенча, лидер булып тора – биредә барлыгы 32 кеше тоткарланган.
Казан Мэры Илсур Метшин, Эчке эшләр министрлыгының шәһәр буенча идарә башлыгына һәм идарәнең барлык хезмәткәрләренә Яңа ел бәйрәмнәре вакытындагы тәртипне саклаулары өчен рәхмәтен белдерде. “Миллионлы шәһәрдә җәмәгатьчелек тәртибен саклау – зур, тырыш хезмәт”, - дип билгеләде Метшин.
“Әлеге 10 көнлек озын ялларның кирәкме, түгелме икәнлеге буенча күп сөйләшүләр булды. Минем уйлавымча, әлеге дәвамлы яллар вакытында киеренкелек кими һәм кешеләр яңа көч белән эшкә тотына ала”, - дип фикерен җиткерде шәһәр башлыгы.
Яңа ел бәйрәмнәре – барлык шәһәр хуҗалыклары өчен дә зур сынау, нәтиҗәдә халык яхшы ял итәргә һәм күтәренке кәеф алырга тиеш, дип билгеләп үтте.