Җәйге йөгерү сезонын Казанда традицион җиңел атлетика эстафетасы ачачак, ул
30 апрельдә узачак. Быел спортчылар Дәрвишләр бистәсе урамнары буйлап
йөгерәчәкләр. 500 гә якын катнашучы булыр, дип көтелә: мәктәп укучылары,
көллият һәм югары уку йортлары студентлары. Шулай ук дистанциягә шәһәр
предприятиеләре һәм оешмалары командалары да чыгачак. Ветераннар өчен аерым
йөгерү булачак. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә физик культура һәм спорт
комитеты рәисе Линар Гарипов хәбәр итте.
«Апрель эстафетасын Дәрвишләргә күчерү – шәһәрнең күп үзәклелеге турындагы
идеябезне тормышка ашыру. Барлык чаралар да шәһәр үзәгендә генә уза алмыйлар
һәм алай булырга тиеш тә түгел. Дәрвишләргә мондый бәйрәм спорт рухын күтәрергә
комачауламаячак», – дип ассызыклады Казан мэры Илсур Метшин.
Эстафетага беренче старт 1942 елда ук бирелә һәм ул инде 83 ел дәвамында
йөгерүне яратучыларны һәм профессиональ спортчыларны җыя. Йөгерү хәтта Бөек Ватан
сугышы елларында да үткәрелгән, ул спорт традицияләренең дәвамчанлыгының чын
символына әверелде, дип хәбәр итте Линар Гарипов.
Быел эстафета Дәрвишләр
бистәсендә узачак. Йөгерү яңартылган Сәет Галиев исемендәге мәдәният йортыннан
башлана һәм Совет, Правда, Начальная һәм Халезов урамнары буйлап уза. Эстафета
вакытында юллар 1 майда 00:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр ябылачак.
Шулай ук эстафета кысаларында
аерым «Игелекле Казан» йөгереше узачак, ул 2021 елдан бирле үткәрелә. Анда
сәламәтлек үсеше үзенчәлекләре булган балалар катнаша. Быел стартка 50 яшь
йөгерүче чыгачак, алар дистанцияне һөнәри клублардан килгән спортчылар белән
бергә йөгереп узачак. «Узышта җыелган барлык акчалар хәйрия фондларына юнәлдереләчәк.
Искәртеп узасым килә, узган ел 56 мең сумнан артык акча җыя алдык, ул күрү
сәләте бозылган кешеләр өчен велосипед-тандем сатып алуга юнәлдерелде», – дип хәбәр итте Линар Гарипов.
Йөгерүчеләрне һәм җанатарларны
иҗат коллективларының күңел ачу номерлары һәм Сәет Галиев исемендәге мәдәният
йортыннан иҗат коллективларының концерты көтә.
Эстафетада
катнашу өчен гаризаны 29 апрельдә 13:00 дән 16:00 гә кадәр Үзәк стадионның
матбугат үзәгендәге мандат комиссиясенә бирергә мөмкин. Эстафета
турындагы мәгълүматны «Спортивная Казань» телеграм каналында күзәтергә мөмкин.
Йөгерү сезонының визит карточкасы
Казан марафоны булачак, ул 3–4 майда узачак, стартка 24 илдән 33 мең катнашучы
чыгачак. Дистанцияләрне һәвәскәрләр дә, профессиональ спортчылар да узачак.
Казан марафонына 24 илдән 31
меңнән артык кеше теркәлгән инде. Быел барлыгы 33 мең йөгерүче көтелә. Рәсми
сайтта 28 апрельгә кадәр теркәлергә мөмкин.
20 мең җанатар 100 куәтләү
ноктасында кабатланмас атмосфера тудырачак, ә 600 волонтер туклану пунктларының
эшен һәм дистанциядә навигацияне тәэмин итәчәк.
Спортчылар яңартылган трасса
буйлап йөгерәчәк, маршрут шәһәрнең төп истәлекле урыннарын: Казан Кремлен,
Казансу яр буен һәм яңа Камал театрын колачлаячак. Катнашучыларга дүрт йөгерү
дистанциясе тәкъдим ителә: өлкәннәр өчен – 3, 10, 21,1 һәм 42,2 км, ә балалар
өчен – 40, 300 һәм 600 метр.
Казан марафонын Матч ТВ төп
федераль спорт телеканалы трансляцияләячәк.
Марафон кысаларында Россия Чемпионаты
узачак, анда 42,2 чакрымлык король дистанциясендә илнең иң көчле йөгерүчеләре
ачыкланачак. Россия Чемпионатына йөгерү элитасы вәкилләре – Луиза Дмитриева һәм
Дмитрий Неделин, марафон дистанцияләрендә илнең гамәлдәге чемпионнары киләчәк.
Билгеләп үтик, Казан марафоны
Россия һәм БРИКС илләренең уникаль йөгерү лигасының бер өлеше булды. Ул союзның
иң эре марафоннарын, Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка һәм башка
илләрдән йөгерүчеләрне берләштерә. Якын киләчәктә лигага тагын 10 халыкара
марафон кушылачак.
«Казанда әле совет чорында марафон
ук йөгерә иделәр, дөрес ул андый массакүләм булмый иде. 2015 елдагы тәнәфестән
соң Казан марафоны яңадан торгызылды һәм быел анда 30 меңнән артык кеше катнаша.
Йөгерүчеләр Казан марафоны дистанциясен матурлыгы өчен яраттылар. Оештыручылар
трассаны спортчылар өчен дә, тамашачылар өчен дә уңайлы итәргә тырышалар. Ә без
Казан һәм спорт белән кызыксынуны хуплыйбыз
гына», – дип билгеләде Илсур Метшин. Ул шулай ук шәһәр халкын һәм кунакларны
марафон уздыру көннәрендә кайбер урамнарда хәрәкәт чикләнүен аңлап кабул итәргә өндәде.
«Марафон халык өчен
уңайсызлыкларны киметү максатыннан, эшләми торган көннәрдә үткәреләчәк» – дип
ассызыклады Казан мэры.