Казанда 22-24 октябрь ял көннәре булачак, бу хакта 2024 елда БРИКС берләшмәсендә РФ рәислеген әзерләү һәм тәэмин итү буенча республика оештыру комитеты утырышында билгеле булды. Ил президенты Владимир Путин карары нигезендә шәһәрлеләрнең иҗтимагый иминлеген һәм уңайлылыгын тәэмин итү өчен ТР рәисенең тиешле указы әзерләнгән.
Оештыру комитеты утырышын Республика Хөкүмәт Йортында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Очрашуда ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.
Исегезгә төшерәбез, БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә берничә дәүләт лидерлары катнашында узачак. Шәһәрдә федераль оештыру комитеты, министрлыклар һәм идарә тармаклары белән берлектә оештыру эше дәвам итә. Республикада әзерлекне, шул исәптән 14 эшче төркем эшчәнлеген координацияләүне ТР вице-премьеры – Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров җитәкчелегендәге оператив штаб гамәлгә ашыра.
«Саммитка кадәр нибары ике ай ярым вакыт калып бара. Без әзерлек барышында финиш сызыгына чыктык. Барлык планлаштырылган чараларны да җайга салып һәм зур җаваплылык белән үтәргә кирәк. Төп бурыч – иминлекне тәэмин итү», – дип белдерде ТР рәисе.
Масштаблы халыкара чарага Казанда 18 юл участогында ремонт эшләре төгәлләнгән, бу хакта Илсур Метшин хәбәр итте. 5,5 чакрым озынлыктагы челтәрләр реконструкцияләнде, тагын 14 участокта су белән тәэмин итү, су агызу, җылылык белән тәэмин итү челтәрләре алыштырылды.
Төп урамнарда юл буена өстәмә рәвештә 300 агач һәм 5 мең куак утыртылган. Алты җәмәгать киңлеген төзекләндерү төгәлләнде: Меңьеллык паркы, фонтан комплексы алыштырылып, Болак ермагы, Бауман урамы, Казан Кремле диварлары янындагы Меңьеллык мәйданы, Котельников һәм Коротченко скверлары.
Шулай ук Казан Ратушасы бинасы да ремонтланган. Төзекләндерү эшләре ике объектта: Горький паркына керү төркемендә һәм «Казан» сәламләү стеласында дәвам итә.
Шәһәр һәм транспорт инфраструктураларын әзерләүдән тыш, куркынычсызлык һәм террорчылыктан саклану чаралары сизелерлек көчәйтелгән.
Татарстан Республикасы рәисе шулай ук кунакчыллык инфраструктурасын әзерләүгә игътибар бирергә кушты. Кунакханә персоналын укыту һәм квалификациясен күтәрү өчен махсус семинар оештырылачак.
Татарстанның БРИКС саммитын уздыруга әзерлегенә бәя федераль оештыру комитетының 21 августта Мәскәүдә узачак утырышында биреләчәк, дип хәбәр итә ТР рәисе матбугат хезмәте.