2005 елда ачылган Меңьеллык паркында беренче капиталь ремонт тәмамлана. Җәмәгать киңлегендә элеккеге металл койма урынына автомат рәвештә сугару системасы белән кызылчалардан 850 метр озынлыкта тере койма барлыкка килгән. Территориядә барлыгы 35 меңгә якын чәчәк, куак һәм агач утыртылачак, рулонлы газон түшәләчәк. Бүген БРИКС чараларына әзерлек буенча штаб эше кысаларында Казан мэры Илсур Метшин паркта ремонт барышын тикшерде. Шулай ук янәшәдә урнашкан «Биләр Палас» кунакханәсендә булды. Анда төрле дәүләт башлыклары катнашында узачак саммитка президент номеры әзерләнә.
Паркта 31 мең төп берьеллык чәчәкләр, 3,7 мең кабарчык орлык куагы һәм 10 агач утыртылачак
Меңьеллык паркындагы иске тимер койма бик нык тузган булу сәбәпле сүтелгән. Вакытлар узу белән конструкциянең нигезе күгәргән һәм ул җимерелә башлаган. Шәһәрнең тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, элеккеге койма складка җибәрелгән, реставрациядән соң аны социаль объектлар территорияләрендә урнаштырырга мөмкин булачак.
Парк периметры буйлап элеккеге койма урынына – кызылча куаклары, моннан тыш, киңлек территориясендә 31 меңнән артык берьеллык чәчәкләр, 3,7 мең куак, 10 юкә һәм туя агачы утыртылачак. Хәзер «Горводзеленхоз» МУП хезмәткәрләре күпьеллык һәм берьеллык чәчәкләр утырту белән мәшгуль. Параллель рәвештә рулонлы газон түшәү дәвам итә – аның гомуми мәйданы 48 мең квадрат метрны тәшкил итәчәк. Яңа тере койма буйлап автомат рәвештә сугару системасы урнаштырылган.
Паркны 20 елга якын эксплуатацияләү дәверендә инженерлык коммуникацияләре, яктырту элементлары, эскәмияләр һәм урналар тузган. Эшчеләр челтәрләрне күчереп салганнар, 24 багананы реставрацияләгәннәр – соңрак аларда 89 яктырткыч урнаштырылачак, ә урам җиһазлары һәм инвентарь урынына 150 берәмлек кече архитектура формалары пәйда булачак.
Шәһәр халкы җәяүлеләр юллары өслегенең утыруына зарланган, шуны истә тотып, гранит плиткалар яңартылган. Эшчеләр 7,8 мең квадрат метр мәйданда эш башкарган.
Фонтанда да косметик ремонт үткәрелгән. Конструкциянең гранит өслеге алыштырылган, вандализм гамәленә дучар булган «Зилант» фигуралары реставрацияләнгән.
Парктагы барлык эшләрне 10 нчы июньгә кадәр тәмамлау планлаштырыла. Исегезгә төшерәбез, җәй башына Казанның биш җәмәгать киңлеге төзекләндереләчәк. БРИКС уеннарына һәм саммитка әзерлек кысаларында аларда брусчатканы алыштырачаклар, объектның архитектура үзенчәлекләрен аерып күрсәтә торган яктырткычлар урнаштырачаклар, ә Болакта 56 йөзмә фонтан пәйда булачак.
Элегрәк Казан мэры Илсур Метшин Горький паркын төзекләндерү эшләренең барышын тикшерде. Җәмәгать киңлегенең керү төркемен һәм Мәңгелек ут янындагы территорияне тәртипкә китерү буенча ике елга сузылган эшләрне 30 нчы августка тәмамларга планлаштыралар. Шәһәр башлыгы шулай ук Котельников скверында булды, анда 2,5 мең үсемлек һәм куак утыртылган, яңа эскәмияләр урнаштырылган һәм юллар яңартылган.
БРИКС саммитына «Биләр Палас» кунакханәсендә президент номеры пәйда булачак
Меңьеллык паркы каршында урнашкан дүрт йолдызлы «Биләр Палас» кунакханәсендә БРИКС саммитына президент номеры әзерләнә, аның гомуми мәйданы 150 квадрат метрдан артык булачак. Моннан тыш, халыкара вакыйгаларга 13 номер капиталь ремонтланачак: тугызы – люкс класслы, дүртесе – делюкс. «Биләр Палас»та кунакларга 240 урынлык 122 номер тәкъдим ителәчәк. Хәзерге вакытта номерлар фондының йөкләнеше уртача 80% ны тәшкил итә.
«Беренчедән, финанс мөмкинлекләре тапканыгыз өчен рәхмәт. Икенчедән, теләк-тәкъдимнәребезне кабул иткәнегез өчен. Капиталь ремонттан соң бизнесыгыз чәчәк атар, ә туристлар канәгать булыр дигән өметтә калабыз», – дип мөрәҗәгать итте шәһәр башлыгы кунакханә җитәкчелегенә.
Кунакханә директоры Александр Ракушев сүзләренә караганда, президент номеры тугызынчы каттагы ике люкс номерны берләштерү хисабына оештырылган. Капиталь ремонт вакытында стеналар, шулай ук коммуникация челтәрләре күчерелгән. Номерларны планлаштырганда алгы бүлмә, кунаклар өчен санузел, кабинет, аерым санузел белән йокы бүлмәсе, ашханә, кухня һәм киңәшмәләр уздыру яки ял итү өчен кабинет булдырылган. Куркынычсызлык максатларында бинадагы лифтларның берсеннән президент номерында яшәүче кунак кына файдалана алачак.
Кунакханәдә шулай ук «Миллениум» конференцияләр залы да капиталь ремонтланган, ул 200 гә якын кешене сыйдырачак. Мәйданы 160 квадрат метрны тәшкил иткән зал элек 140 кунакка исәпләнгән булган. Капиталь ремонт кысаларында яктылык һәм тавыш аппаратурасы яңартылган. Биредә конференцияләр һәм банкетлар үткәрү планлаштырыла.
Элегрәк ТР башкаласы мэры «Кристалл», «Рамада» һәм башка кунакханәләрнең халыкара вакыйгаларга әзерлеген тикшерде. Бауман урамында урнашкан «Ногай» кунакханәсендә исә бер президент һәм дүрт «люкс» класслы номер төзелә. Моннан тыш, бинада тулаем номер фонды, ресепшен зонасы һәм лобби-бар яңартыла.
Диләрә Гафурова