Апрель
аенда ТР башкаласы урамнарында, ясалма интеллекттан файдаланып, өстәмә рәвештә
25 камера урнаштырылачак. Бу хакта эшлекле
дүшәмбедә Казанның административ комиссияләре эшчәнлеген оештыру идарәсе
башлыгы Наил Биктаһиров хәбәр итте.
«Ясалма
интеллектны төзекләндерү кагыйдәләренең үтәлешен контрольдә тоту өчен аз-азлап
куллана башлыйбыз. Технология, кеше ресурсларын җәлеп итмичә, хокук бозучыларны
ачыкларга булыша. Әлеге мөмкинлекләрне арттырачакбыз», – диде мэр Илсур Метшин.
Наил
Биктаһиров сөйләвенчә, коела торган материалларны чыбылдыксыз ташучы
автомобильләрне тәүлек әйләнәсе автомат рәвештә фиксацияләү системасы 2023 ел
ахырында гамәлгә кертелгән. Бүгенге көндә шәһәрдә ясалма интеллект белән ике
камера кулланыла. Алар автомобиль трафигы югары булган урыннарда урнаштырылган.
Әлеге
вакыт эчендә 13 хокук бозу очрагы ачыкланган, аларны карау нәтиҗәләре буенча
физик һәм юридик затларга карата 615 мең сум штраф салынган.
Спикер
искәрткәнчә, Казанны төзекләндерү кагыйдәләренең 136.8 пунктын үтәмәгән өчен физик
затларга – 2 меңнән 5 мең сумга кадәр һәм юридик затларга 200 меңнән 1 млн
сумга кадәр административ штраф салына.
«Әлеге
эшнең төп бурычы – штрафлар җыю түгел, ә машина йөртүчеләрне һәм оешмаларны юл
хәрәкәтендә катнашучыларга, шулай ук шәһәр юлларын карап тотучы һәм җыештыручы
шәһәр хезмәтләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәткә этәрү», – дип билгеләп үтте
Наил Биктаһиров.
Камилә Вилданова