Казан заводында җитештерелгән биш Ми-8МТВ-1 вертолетын Дәүләт транспорт лизинг компаниясенә тапшырдылар. Очу аппаратлары Коми Республикасының Территориаль һәлакәтләр медицинасы үзәгенә, Ерак Көнчыгыш предприятиеләренә хезмәт күрсәтәчәк, авиация белән бәйле заказларны үтәү һ.б. өчен кулланылачак. Символик ачкычларны тапшыру тантанасы Казан вертолет заводы территориясендә узды. Чарада ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов, Коми Республикасы башлыгы Владимир Уйба, Дәүләт транспорт лизинг компаниясе генераль директоры Евгений Дитрих һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Ми-8МТВ-1 вертолеты – авиация тарихында киң кулланыла торган, төрле бурычларны хәл итүдә сыналган универсаль һәм ышанычлы машиналарның берсе. «Без ил җитәкчелегенә авиаҗитештерү тармагына ярдәм итү буенча бүгенге көндә гамәлдә булган программалар өчен рәхмәтле. 2026 елга кадәр Казан вертолет заводы һәм Дәүләт транспорт лизинг компаниясе Россиянең төрле төбәкләренә 70 яңа вертолет тапшырачак. Бу җитди, предприятиенең еллык продукция җитештерү күләме белән чагыштырырлык сан. Безнең өчен мондый гарантияле заказ булу бик мөһим», – диде төбәк башлыгы.
Вертолетларда яктырту белән бәйле техник җиһазлар яңартылган. Борттагы светодиодлы яңа аэронавигация утлары төсләрне дөрес тапшыру һәм егәрлекне азрак куллану сәләтенә ия. Алар начар күренүчәнлек шартларында, җиһазландырылмаган мәйданчыклардан күтәрелгәндә һәм аларга төшеп утырганда, яхшырак ориентлашырга мөмкинлек бирә. Салоннарда пассажирлар өчен 23 урын каралган, медицина модульләре, өстәмә ягулык баклары урнаштыру өчен урыннар әзерләнгән. Шулай ук вертолетларда 4 тоннага кадәр авырлыктагы эре габаритлы йөкләрне ташырга мөмкинлек бирә торган җиһазларны урнаштыру өчен дә урыннар бар.
Моннан тыш, төрле максатларда файдаланыла торган Ми-8МТВ-1 вертолетлары уникаль техник-очыш һәм эксплуатацияләү характеристикаларына ия булулары белән аерылып торалар. Аларны теләсә нинди климат шартларында, киң диапазонда кулланырга мөмкин. Шул ук вакытта әлеге вертолетларны камилләштерү буенча даими эш алып барыла.
Ми-8МТВ-1 вертолетлары пассажирлар һәм йөк ташучы дүрт оешмага тапшырылды. Ике машина «Комиавиатранс» авиакомпаниясенең һава паркын тулыландырды. Алар Коми Республикасының Территориаль һәлакәтләр медицинасы үзәгенә хезмәт күрсәтәчәк, шулай ук төбәкнең ерак районнарына транспорт хезмәте күрсәтү өчен кулланылачак.
«Коми Республикасы өчен бу бик мөһим вакыйга, чөнки төбәк мәйданы буенча Бөекбританиядән ике тапкыр зуррак. Бездә күп кенә торак пунктларга һава юлы белән генә барып җитәргә мөмкин. Вертолетлар пассажирларны юл өзеклеге чорында ташу өчен, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүдә, авария-коткару эшләрен, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча эшләрне гамәлгә ашыруда хезмәт итә», – диде төбәк башлыгы Владимир Уйба. Ул яңа техниканың өметләрне аклаячагына ышаныч белдерде.
Яңа машиналарның тагын берсе Мәскәү өлкәсендә урнашкан «Лидер» авиакомпаниясенә тапшырылды. Техника авиация эшләре белән бәйле заказларны үтәү өчен файдаланылачак, мәсәлән, нефть-газ секторында. Бер вертолетка Ерак Көнчыгышның кайбер предприятиеләренә хезмәт күрсәтүче «Дальнереченск Авиа» авиакомпаниясе ия булды.
Вертолетлы булган чираттагы оешма – Камчатканың «Витязь-аэро» авиакомпаниясе. Аларның эшчәнлек юнәлешләренә пассажирлар һәм йөк ташу, янгыннар сүндерү, Кроноцкий тыюлыгына вертолет экскурсияләре һәм турлар уздыру, аучылык, балык тоту һәм хели-ски өчен территорияләргә очу керә.
«Дәүләт транспорт лизинг компаниясенә гамәлдәге контрактларның берсе буенча биш яңа вертолет тапшырылды. Барлык һава суднолары да бурычларның киң спектрын үтәргә сәләтле. Без бортларда заманча радио- һәм электр җиһазлары урнаштыру өлешендә МИ-8 серияле вертолетларны модернизацияләүне дәвам итәбез, шул ук вакытта заказчыларның да, эксплуатацияләүче оешмаларның да теләкләрен исәпкә алабыз», – дип ассызыклады Казан вертолет заводы генераль директоры Николай Яковлев.
Евгений Дитрих белдергәнчә, Дәүләт транспорт лизинг компаниясе – Россиядә гражданнар өчен вертолетлар буенча иң эре заказчы. Бүгенге көндә Казан вертолет заводына 80 машинага заказ бирелгән. «2024 елда без Россия авиакомпанияләренә МИ-8 модификацияле 40 вертолет һәм дүрт «Ансат» тапшырачакбыз. Шул рәвешле авиатөзелештә үз компетенцияләребезне үстерүгә һәм авиаташуларны арттыруга булышлык итәбез», – дип белдерде Дәүләт транспорт лизинг компаниясе генераль директоры.
Дәүләт транспорт лизинг компаниясенә һава судноларын «Ростех» дәүләт корпорациясенең «Вертолеты России» холдингы тапшырды, дип хәбәр иттеләр ТР рәисе матбугат хезмәтендә.
Фоторепортаж
Видеорепортаж