Бу ялларда Казанда традицион язгы авыл
хуҗалыгы ярминкәләре башлана, алар 28 нче апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Шәһәр
халкына азык-төлек продукциясен социаль бәяләр буенча тәкъдим итәчәкләр.
Ассортиментта ит продуктлары, яшелчә һәм ярдәмче хуҗалык ихтыяҗлары өчен
товарлар булачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитетның кулланучылар
базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов хәбәр итте.
«Ярминкәләргә
кадәр һәм аннан соң мәйданчыкларның торышын контрольдә тотуыгызны сорыйм,
куркынычсызлыкны тәэмин итәргә кирәк. Шәһәр халкына – арзан һәм сыйфатлы
продукция, ә авыл кешеләренә яхшы керем телибез», – диде мэр Илсур Метшин.
Ярминкәләрдә
бәяләр ваклап сатудан уртача 15% ка түбәнрәк булачак.
Атна
саен сәүдә шимбә көннәрендә Казанның 14 мәйданчыгында узачак. Ярминкәгә 6:00
сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр барырга мөмкин. Үз продукциясен Татарстан
Республикасының 22 муниципаль районы, шулай ук республиканың агросәнәгать
комплексының 19 оешмасы тәкъдим итәчәк.
Авиатөзелеш районы
Ленинград урамы, 27
Дементьев урамы, 7
Вахитов районы
Татарстан урамы, 53
Чехов урамы, 2
Киров районы
Краснококшайск урамы, 150/2
Революция урамы, 12
Батыршин урамы, 20
Яңа Савин районы
Лаврентьев урамы, 10
Х.Ямашев проспекты, 71а
Идел буе районы
Р.Зорге урамы, 66
Ю.Фучик урамы, 72
Совет районы
Аграр урамы, 2
Липатов урамы, 7
Салават
Күпере торак районында ярминкәләр Осиново поселогы, Садовая урамы, 9 адресы
буенча урнашкан сәүдә үзәге парковкасында узачак.
Яшәүчеләрнең
үтенече буенча Беломорск һәм Гудованцев урамнары киселешендә сәүдә якшәмбе
көннәрендә алып барылачак.
Мәйданчыкларда
шулай ук даими рәвештә ветеринария-санитария шартларын тикшерәчәкләр, җәмәгать
тәртибен саклауны һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәчәкләр.
«Район
администрацияләре белән берлектә сәүдә урыннарын тиешле тәртиптә тоту, шулай ук
янәшәдәге территорияләрне төзекләндерү буенча эшләр башкарылды», – дип хәбәр
итте спикер.
Камилә
Вилданова