Казан
мэры ТР башкаласында яшәүче барлык гүзәл затларны Халыкара хатын-кызлар көне
белән котлады.
Сөйкемле туташлар һәм ханымнар!
Сезне
чын күңелдән Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм!
Бу
елның иң матур һәм гаҗәеп назга төренгән көне, ул табигатьнең уянуын һәм
җанлануын гәүдәләндерә. Кояш нурлары белән бергә йортларыбызга да, җаннарыбызга
да җылылык үтеп керә.
Гүзәл
затларыбыз, сез, тормыш бүләк итүчеләр буларак, дөньяны игелек белән баетасыз,
буыннар арасындагы бәйләнешне кадерләп саклыйсыз, һәрберебезгә мәхәббәтегездән
һәм кайгыртучанлыгыгыздан өлеш чыгарасыз. Зирәклек һәм сабырлык, сөйкемлелек
һәм эчкерсезлек кебек күркәм сыйфатларыгыз теләсә нинди туң йөрәкләрне дә
эретергә сәләтле.
Сез
кабатланмас елмаюларыгыз һәм көчле эмоцияләрегез белән әйләнә-тирәне ямьгә
төрәсез. Сез – мәңгелек гармония, чиксез илһам, уңай энергия чыганагы.
Казанның,
Татарстанның һәм бөтен Россиянең киләчәге нәкъ менә сезнең белән бәйле. Бүген,
сезнең тарафтан тәрбияләнгән, Ватаныбызны батырларча яклаучы геройларга карап,
иртәгәсе көн өчен тыныч була алабыз.
Бәйрәм
көнендә сезнең һәрберегезгә башкала үсешенә керткән өлешегез өчен рәхмәт белдерәсем
килә. Сезгә нык сәламәтлек, уңышлар һәм бәхет телим! Беренче язгы чәчәкләрнең
матурлыгы сезне яңа үрләргә рухландырсын, изге хыялларыгыз тормышка ашсын.
Сезгә
һәрвакыт бәйрәм кәефе юлдаш булсын!