(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче октябрь, Камилә Вилданова). Бөтендөнья укытучылар көненә шәһәр билбордларында үз хезмәтләре белән аерылып торган 23 педагогның фотолары урнаштырылачак. Акция шәһәр Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе тарафыннан оештырылган.
«Кешеләрнең педагогларыбызның һәм алар төрле фестивальләргә, олимпиадаларга һәм ярышларга әзерләгән балаларыбызның казанышлары турында белүе бик мөһим. Бер генә яулаган уңыш та игътибарсыз калырга тиеш түгел. Вакытында рәхмәт әйтү – безнең бурычыбыз. Укытучыларны билбордлар аша Укытучылар көнендә генә котлап калмыйча, гадәти көннәрдә дә хөрмәтебезне күрсәтү мөмкинлеген табарга кирәк. Шәһәр җәмәгатьчелеге дә безнең «геройлар»ыбыз турында белергә тиеш. Бу табибларга да, хокук саклау органнары хезмәткәрләренә дә, транспортчыларга да кагыла», – дип билгеләп үтте эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин.
Төп магистральләрдә барлыгы 15 тышкы билборд булачак: Җиңү проспекты, Оренбург тракты һәм башкалар. Шулай ук котлаулар метрополитенның барлык станцияләрендәге экраннарга урнаштырылачак.
Стендларда зур эш тәҗрибәсе булган педагогларны, профессиональ конкурсларда җиңүчеләрне һәм олимпиадачыларны әзерләүчеләрне күрергә мөмкин булачак.
Исегезгә төшерәбез, акция Казанда икенче тапкыр уздырыла.