(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче февраль, Татьяна Марюхова). «Безнең ишегалды» республика
программасы 3 ел эшләү дәверендә 1356 күп фатирлы йортның 7,5 миллиард сумлык
территориясе төзекләндерелгән. Агымдагы елда үз эченә 482 күпфатирлы йортны
алган 274 ишегалдында эшләр планлаштырылган. Бу хакта Казан шәһәр Думасының
Ратушада узган XXI сессиясендә Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
Ул ачыклык керткәнчә, Казанда программаны тормышка
ашыру ахырына 2300 ишегалды яки планның 66% ы төзекләндереләчәк, шул ук вакытта
БТИның башлангыч инвентаризациясе нәтиҗәләре буенча программа шартларына
эләккән ишегалларының 34% ы агымдагы лимит вакытында түләнмәгән булып калачак,
чөнки төзекләндерү материаллары һәм эшләренә бәяләр елдан-ел үзгәрә.
Шәһәр башлыгы Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм
Миңнехановка ишегалларын реновацияләү программасы өчен рәхмәт белдерде һәм
планны тулысынча ябу һәм Казан шәһәрендәге калган ишегалларын төзекләндерү өчен
аның дәвам итүен сорады.
«Бүген аларны сакчыл тоту мөһим, шуңа күрә без
Комплекслы геомәгълүмат системасына йөкләнә торган һәм даими актуальләштерелә
торган ишегалларының мәгълүмат модельләрен булдыру эшен башладык. Без
ишегалларыбыз турында – яшел зоналар һәм балалар мәйданчыклары чикләреннән алып
торбалар,люкларның диаметрына һәм тирәнлегенә кадәр барысын да беләчәкбез.
Реаль вакыт режимында аварияләрне дә, ишегалды җыештыруның һәм чүп чыгаруның
сыйфатын да, төзекләндерү кагыйдәләрен бозуларны да күрәчәкбез», - диде
И.Метшин.
Шулай ук шәһәр Мэры 2022 елда 466 ишегалды
территориясе яки гомуми мәйданы 530 мең квадрат метр булган 266 объект
төзекләндерелгәнен искә төшерде.