Илсур Метшин: «KazanSummit илебезнең агымдагы вәзгыятьтә кемгә исәп тота алуын күрсәтте»
Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче май). Кичә Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2022» ХІІІ халыкара икътисади саммит тәмамланды. Анда барлыгы 70 чит ил делегациясе, 26 чит ил илчесе булды.
«Россия – Ислам дөньясы» саммиты элеккечә үк күп дәүләтләр белән дус булуыбызны һәм безне дөньядан аерып булмауны күрсәтте. Саммит мәйданчыкларында партнерлык килешүләре төзелде һәм яңа шартларда ничек эшләп булу турында фикер алышынды. Казан саммиты илебезнең агымдагы вәзгыятьтә кемгә исәп тота алуын күрсәтте», – дип билгеләде шәһәр Мэры Илсур Метшин ТР башкаласы Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе вакытында.
Халыкара икътисади саммит 19 нчы майдан 22 нче майга кадәр «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә узды. Ул Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган иде.
Исегезгә төшерәбез, 19 нчы майда саммитны ачу кысаларында пленар утырыш узды. 20 нче майда Казанда җәмигъ мәчете төзелеше башлану уңаеннан истәлекле таш кую тантанасы булды.
EndFragment
StartFragment
EndFragment