(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче
декабрь). Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр халкын якынлашып килүче 2022 ел белән
котлады.
«Хөрмәтле казанлылар!
Сезне чын күңелдән якынлашып килүче 2022
ел белән котлыйм!
Тагын бер бай эчтәлекле ел артта калып
бара. Ул һәркемгә үзенчә истә калачак, әмма кайбер әһәмиятле вакыйгалар безнең
уртак елъязмабызның аерылгысыз өлеше булачак.
Татарстан башкаласы Туган телләр һәм
халыклар бердәмлеге елында үзенең төп рухи изге урыннарының берсен кире
кайтарды. Яңадан торгызылган Казан Мәрьям Ана иконасы Соборын ачу күптән
көтелде. Ул тарихи гаделлек тантанасы символы һәм нәтиҗәле конфессияара
багланышларның якты үрнәге булды. Узган елда без БДБ илләре I Уеннарын уңышлы
уздырдык һәм Казанның бик югары дәрәҗәдә масштаблы вакыйгалар кабул итә алуын
кабат расладык. Юллар, торак йортлар, спорт һәм социаль объектлар төзү, капиталь
ремонт ясау кебек һәр казанлы өчен мөһим булган программаларны тормышка ашыруны
дәвам итеп, без гүзәл шәһәребезне төзекләндерүдә һәм аның инфраструктурасын
яхшыртуда чираттагы адымны ясадык.
Бу һәм башка күп кенә казанышларга ирешү
Казан халкының көндәлек тырыш хезмәте нәтиҗәсендә мөмкин булды. Сезгә
ышанычыгыз һәм ярдәмегез, рухи көчегез һәм максатчанлыгыгыз, битараф
булмаганыгыз һәм шәһәр язмышында актив катнашуыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Без ирешкәннең барысына да бергә ирештек. Киләсе елда да Татарстан
башкаласында тормыш тагын да уңайлырак булсын өчен барлык планнарыбызны һәм
проектларыбызны гамәлгә ашыруны дәвам итәрбез, тиешле үзгәртеп корулар
уздырырбыз, дип ышанам.
Яңа ел килү белән без яхшы үзгәрешләргә
ышанабыз, хыяллар тормышка ашар дип көтәбез. Киләчәк 2022 елда иң изге
теләкләрегез тормышка ашсын, якты өметләрегез аклансын! Сезгә һәм якыннарыгызга
нык сәламәтлек, уңышлар, тынычлык һәм иминлек телим!» – диелә котлауда.