(Казан шәһәре KZN.RU 22-нче
ноябрь). Казанда мәктәп спорт залларын ремонтлау программасын гамәлгә ашыру
дәвам итә. Быел 16 мәктәпнең 13 меңнән артык укучысы яңартылган спорт
залларында физик культура белән шөгыльләнү мөмкинлегенә ия булды, дип хәбәр
итте бүген эшлекле дүшәмбедә Казанның Социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту
һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты директоры Петр Королев.
Спорт залларын ремонтлау программасы 2019 елда старт алды. Ул вакытта аның
буенча 9 мәктәпнең спорт залы төзекләндерелде. Ремонт кысаларында спорт
залларында яңа заманча җиһазлар урнаштырыла, чишенү бүлмәләре яңара, душ һәм
санузеллар белән җиһазландырыла.
«Без спорт залларын ремонтлауны дәвам итәчәкбез, сәламәт тәндә – сәламәт
рух. Балаларыбызның сәламәтлеге, барыннан да элек, дөрес туклану, физик
культура һәм спорт белән системалы шөгыльләнүдән төзелә», – диде Казан Мэры
Илсур Метшин.
Ул шулай ук шәһәрдә спорт заллары белән беррәттән мәктәп азык-төлек
блокларын ремонтлау дәвам итә, дип өстәде – шәһәр башлыгы сүзләренә караганда,
әлеге эш экваторга күчкән. «Без мәктәпләрне бөтен җирдә дә төзекләндереп
өлгермәдек, әмма ашханәләрне ремонтлау мәсьәләсе инде соңгы стадиядә дияргә
була. Бу эшне дәвам итәчәкбез», – дип нәтиҗә ясады И.Метшин.
Исегезгә төшерәбез, быел җәй
Казанда яңа уку елына 43 мәктәп ашханәсе ремонтланды.