(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче
ноябрь, Ксения Швецова). Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр Башкарма комитетының
эшлекле дүшәмбесендә якын арада балалар бакчалары территориясендәге беседкаларны алмаштыру программасын эшләүне йөкләде. «Һава шартлары, түбән температуралар, явым-төшемнәр – болар барысы да дистә еллар эчендә бу верандларны «ашый» һәм алар алыштыруга мохтаҗ. Ике еллык программа кысаларында без бу мәсьәләне хәл итәргә тиеш», – диде шәһәр башлыгы.
Беседкалар балалар урамга төрле һава шартларында да чыга алсын өчен кирәк, шуңа күрә участокта эсседән, яңгырдан яки кардан качарга мөмкин булган веранда булмау – балаларның сәламәтлеге мәсьәләсе, дип ассызыклады Казанның Социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту һәм хезмәт күрсәтү департаменты директоры Петр Королев.
Ул хәбәр иткәнчә, быел Казанның 27 бакчасында 16 млн сумлык 36 беседка урнаштырылган. Шул ук вакытта беседкасы булмаган бакчалар юк, әмма 12 төркемгә
шундый 3 беседка гына туры килгән учреждениеләр бар. Петр Королев сүзләренә караганда,
бүгенге көндә 134 балалар бакчасында 535 беседка ремонтлау һәм урнаштыру
таләп ителә. Аларны ремонтлау, әзерләү һәм урнаштыру эшләре якынча 267 млн сум
тәшкил итәчәк.
Балалар бакчаларын ремонтлауга вакыт таләп ителә, әмма барлык мәктәпкәчә
учреждениеләрдә дә хезмәткәрләр көче белән балалар өчен уңайлы шартлар
тудырыла, дип билгеләп үтте Мэр. «Кайгыртучан хезмәткәрләр һәм балаларны
яратучы талантлы мөдирләр ярдәмендә инде күптән ремонт күрмәгән балалар
бакчалары чисталык, пөхтәлек, уңайлылыклары белән аерылып тора, – диде Илсур
Метшин. – Ә верандага килгәндә, без бу мәсьәләне хәл итәрбез. Алдагы ике елда
бу эшне төгәлләр өчен моңа район башлыкларының кушылуын үтенәм».
Тулаем алганда, быел 237 мәгариф учреждениесендә агымдагы ремонт шәһәр бюджетыннан бүлеп
бирелгән 265 млн сумга ясалган.